2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Меркулова алтын өчен генә көрәшкән

Россия спортчысы Александра Меркулова белдергәнчә, Универсиаданың туп белән күнегүләрнең финалында ул бары тик алтын медаль өчен генә көрәшкән.

Сишәмбе көнне Меркулова 18,233 балл җыеп, ярышларның җиңүчесе булып танылды. Икенче урында – Көньяк Корея вәкиле Сон Ен Чжэ (18,000), бронза медаль иясе – Украина спортчысы Анна Ризатдинова (17,800). Россияле Маргарита Мамун (17,000) исә сигезенче урынны алды.

"Күпмедер дәрәҗәдә минем барысы да әйбәт килеп чыкты дип уйлыйм. Туп минем иң яраткан упражнение түгел, әмма шулай килеп чыкты ки, Рита бик үк әйбәт чыгыш ясамады. Мин дә начар чыгыш ясасам, Россия алтынсыз кала дип уйладым, Россия өчен, ил өчен дип уйладым да, чыктым һәм эшләдем. Мин кирәкле вакытта тиешенчә әзерләнә алам ", - диде Меркулова "Р-Спорт" журналистларына. Шәхси беренчелектә күп төрле упражнениедә һәм лента белән чыгыш ясауда икенче урында калган гимнастка Универсиададагы барлык медальләргә дә шат булуын белдерде. “Мин әлеге ярышларда чыгыш ясавыма бик бәхетле, җиңгәнебезгә бәхетле, миндә көмеш медаль дә булуына бәхетле. Минем төп максатым Универсиадага эләгү иде, чөнки Россиядә көндәшлек бик көчле иде. Эләккәч исә лаеклы рәвештә тренер белән эшләгән эшебезне күрсәтергә, яхшы чыгыш ясарга, медальләр алырга кирәк иде”, - дип өстәде ул. Лондон Олимпиадасы алдыннан гына, җәрәхәт алу сәбәпле, Меркулованы Дарья Дмитриевага алмаштыралар. Гимнаст озак кына дәваланды, формасын югалтырга өлгерде. Россия командасының баш тренеры Ирина Винер исә моның белән канәгать түгел иде. “Ирина Александровна хәзер минем авырлыгым белән канәгать, ул миңа норма куйды һәм Хорватиядә бер ай эчендә мин дүрт килограммга ябыктым. Дөнья чемпионатына мин әле тагын ябыгачакмын”, - дип вәгъдә бирде спортчы.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел