2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Нәфис гимнастика. Ярыш нәтиҗәләре

16 июль көнне XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарында нәфис гимнастика буенча ярышлар тәмамланды. Ярышлар 14-16 июльдә Гимнастика үзәгендә уздырылды.

Берничә ярышны берләштергән шәхси дисциплина финалының беренче көне нәтиҗәләре буенча, алтынга - Россия спортчысы Маргарита Мамун, көмешкә - россияле Александра Меркулова, бронзага Украинадан Анна Ризатдинова лаек булды.

Big_224520420130715-11824-1cv9ewb

Берничә ярышны берләштергән дисциплинаның группа төркеме финалында Россия командасы җиңде.Икенче урында – Украина җыелмасы, өченчедә – Япония спортчылары.

Боҗра белән шәхси күнегүләр финалында алтын медальне россияле Маргарита Мамун яулады. Белоруссиядән Станюта Мелитина көмешне алды, ә бронзага Украина вәкилләре Алина Максименко белән Анна Ризатдинова лаек булды.

Туп белән шәхси күнегүләрдә беренче урынны - россияле Александра Меркулова, икенче урынны - Көньяк Кореядән Сон Йон Джи, ә өченчене Украина кызы Анна Ризатдинова алды.

Big_224673420130716-12594-1c1lmh2

Предметлар (1-10 чукмар) белән төркемле күнегүләр буенча ярышлар финалында алтынны Россия җыелма командасы алды. Көмеш медальгә - япон кызлары, ә бронзага Украина гимнастчылары лаек булды.

Чукмар белән индивидуаль күнегүләрдә Россиядән Маргарите Мамун җиңде. Икенче урынны Украин вәкилләре Алина Максименко белән Анна Ризатдинова үзара бүлеште.

Big_224608520130716-15536-34ncdr

Тасмалар белән шәхси күнегүләрдә алтын медальне янә Россия вәкиле Маргарита Мамун яулады. Көмеш медаль - россияле Анастасия Меркуловага, ә бронза Болгариядән Сильвия Митовага тапшырылды.

Big_224699220130716-12572-9b2x4n

Предметлар белән «3+2» төркемле күнегүләр буенча финалда Россия командасы җиңде. Икенче урынга Япония җыелмасы чыкты. Өченче урында украин кызлары.

Әлеге спорт төрендә барлыгы 8 комплект медаль уйнатылды.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты