2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөзү. Ярыш көненең анонсы

17 июльдә XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарының Ишкәк белән ишү спорт үзәгендә хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында ачык һавада 10 километрга йөзүнең финалы узачак.

Ир-егетләр арасында уздырылачак финал ярышларына Япония, Италия, Украина, Россия, Мексика, Бөекбритания, Франция, Австралия, Македония, Чехия, АКШ, Германия, Ирландия, Һиндстан, Яңа Зеландия, Колумбия, Бразилия, Венгрия илләре спортчылары узды.

Хатын-кызлар арасында ачык һавада 10 километрга йөзү буенча ярышларның финал өлешендә Италия, Мексика, Россия, Чехия, Колумбия, Бразилия, Хорватия, Австралия, АКШ, Яңа Зеландия, Канады һәм Кытай илләреннән килгән вәкилләр очрашачак.

Исегезгә төшерәбез, 16 июль көнне Су төрләре буенча спорт сараенда йөзү буенча финал ярышлары узды. Хатын-кызлар арасында 50 метрга ирекле стиль белән йөзү ярышында җиңүче булып Белоруссиядән Александра Герасименко танылды. Икенче урын Франция вәкиле Анна Сантаманс, өченче урын америкалы Меган Романога булды. Ир-егетләр арасында әлеге категориядә алтын медальне россияле Владимир Морозов, көмешне шулай ук ватандашыбыз Андрей Гречин, ә бронзаны Украинадан Андрей Говоров алды.

50 метрга брасс ысулы белән  йөзү ярышы финалында Россия спортчысы Юлия Ефимова җиңде, икенче урын Чехиядән Петра Чокова, өченче урын Россиядән Валентина Артемьева бирелде.

200 метрга баттерфляй  йөзү финалы Япония спортчысы  Кона Фуджита җиңүе белән төгәлләнде, көмеш медальне шулай ук Япония  вәкиле Кобаяси Нао, бронзаы Россиядән Яна Мартынова алды.

4 х 100 м берләштерелгән  эстафетасы Россия кызлары җиңүе  белән тәмамланды. Икенче урын  Италия спортчыларына, ә өченче  урын АКШ җыелмасына бирелде. Шушы ук категориядә ир-егетләр  арасында җиңүче булып Россия саналды, көмеш медальне Япония алды, ә бронза АКШка эләкте.

Ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә хатын-кызлар арасында беренче урынны Мартина де Мемм алды. Икенче урын россияле Елена Соколова, өченчесе Бөекбритания спортчысы Кэйтлин Макклатчига бирелде.

Ир-егетләр арасында 400 метрга комплекслы йөзүнең финал нәтиҗәләре буенча беренче урын Америка спортчысы Майкл Уайсска бирелде. Көмеш медальне Япония спортчысы Тахекару Фудзимори алды. Бронза Бөекбритания йөзүчесе Левис Джеймс Селкиркка бирелде.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты