2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самбо. Ярыш нәтиҗәләре

16 июльдә Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Уеннарның самбо буенча соңгы ярышы булып үтте.

Big_224317420130714-18981-wmd6tz

Хатын-кызлар арасында 48 килограммга кадәр үлчәмдә Россиядән Елена Бондарева җиңде. Ул финалда Украинадан Алена Куницкаядан өстен чыкты. Бронза медальләргә Венесуэладан Мария Гуэдес һәм Монголиядән Чанцадулам Джагварал ия булды.

Big_224327120130714-31133-ts3oqn

60 килограммага кадәр үлчәмдә Россия спортчысы Анна Костенко алтын медаль алды. Көмеш медаль Украинадан Алена Сайкога бирелде. Бронзаны Словениядән Полона Лампе һәм Казахстаннан Аҗар Кенбеил отты.

72 килограммга кадәр үлчәмдә Япониядән  килгән Рю Такахасига тиңнәр  булмады. Россиядән Җанара Кусарова  көмеш медаль алды.  Монголиядән Мунхцецег Отгон һәм Төркмәнстаннан Нурсолтан Аширова бронзаны яулады.

Big_224472120130715-14238-s87r21

Ир-атлар арасында 52 килограммга кадәр үлчәмдә Әрмәнстаннан Тигран Киракосян чемпион булды. Казахстаннан Бәймәт Канҗанов икенче урынга чыкты. Өченче урында – Россиядән Василий Караулов һәм Әзәрбайҗаннан Агасиф Самадов.

90 килограммга  кадәр үлчәмдә финалда Россия  җыелма командасы спортчысы  Павел Румянцев Таҗикстаннан Комроншох Устопирьонны җиңде. Бронзаны Сербиядән Никола Милошевич һәм Үзбәкстаннан Сухроб Остонаев отты.
Хатын-кызлар арасында 56 килограммга кадәр үлчәмдә Белоруссиядән  Анастасия Архипова батыр калды. Ул финалда Франциядән Лор Фурньены җиңде. Бронза бүләкләргә Монголиядән Амарҗаргал Тумурбаатар һәм Болгариядән Гергана Вацова лаек булды.

Big_224492120130715-32420-15pf7tc

68 килограммга кадәр үлчәмдә  аттын медальне үзебезнең Марина Мохнаткина алды. Икенче урында – Украина кунагы Луиза Гайнетдинова. Бронзага италияле Джулия Арагоццини һәм казах кызы Дилдаш Курышбаева лаек булды.

80 килограмман атрык үлчәмдә Россиядән  Анастасия Ковязинага тиңнәр  табылмады. Көмеш медаль Аргентинадан Саманта Дакунья Кесслерга бирелде. Бронзаны белорус кызы Екатерина  Калюжная һәм японка Харука Мурасе яулады.

Ир-атлар арасында 62 килограммга кадәр үлчәмдә үзебезнең Илья Хлыбов батыр калды. Казахстаннан Багдат Җарылгасов аннан аз гына калышты. Молдавиядән Артем Наку һәм Кыргызстаннан Артур Те өченче урынга чыкты.

82 килограммга кадәр үлчәмдә Россиядән Сергей Кирюхин чемпион булды. Грузиядән Нико Куция икенче, Белоруссиядән Тимофей Емельянов һәм Әрмәнстаннан Мгер Карапетян өченче урыннарга чыкты.

100 килограммнан артык үлчәмдә үзебезнең Александр Кучумов җиңде. Икенче урынны Украинадан Размик Тоноян, өченче урынны Литвадан Жильвинас Забарскас һәм Әрмәнстаннан Акоп Аракелян яулады.

Хатын-кызлар арасында 52 килограммга кадәр үлчәмдә Россиядән Анна Харитонова батыр калды. Ул финалда украинадан Инна Чернякны җиңде. Төркмәнстаннан Гөлбадам Бабаморатова һәм Кытайдан Фангфанг Чэнь өченче урында.

64 килограммга кадәр үлчәмдә Израильдән Алиса Хестер Шлезингер чемпион булды. Көмеш медаль  Татьяна Токть белән бергә Белоруссиягә китәчәк. Бронзаны Япониядән Анаке Икута һәм Төркмәнстаннан Гөлнар Хәятбаева алды.

80 килограммга кадәр үлчәмдә япон  кызы Сори Хамада җиңде. Болгариядән  Тереза Джурова көмешкә ия булды. Ә Россия җыелма командасының самбо остасы Ирина Алексеева һәм Монголиядән Нямтуе Нямхуу бронза медальләр алып китә.

Ир-атлар арасында 57 килограммга кадәр үлчәмдә Россия спортчысы Аймәргән Аткунов җиңде. Монголиядән килгән Марал-эрден Чимеддорж көмеш медаль, Украинадан Михаил Илитчук һәм Әзәрбайҗаннан Ислам Гасумов бронза медальләр алды.

74 килограммга кадәр үлчәмдә Россия  егете Уали Куржев алтын медаль иясе булды. Япон егете Кота Это икенче, Таҗикстаннан Нусратишох Имамов һәм Аргентинадан Алехандро Клара өченче урында.

100 килограммга кадәр үлчәмдә белорус егете Николай Мацко җиңде. Финалда ул Израильдән Питер Пальчикны егып салды. Россиядән Дмитрий Елисеев һәм Украинадан Михаил Черкасов алардан чак кына калышты.

Самбо буенча ярышлар 14-16 июльдә “Татнефть арена” спорт сараенда үтте. Медальләр саны буенча Россия җыелма командасы беренче урында. Бүгенге көндә аның самбо ярышларында яуланган 16 медале бар. Аның 12 се алтын. Белоруссия һәм Япония җыелма командалары икешәр алтын медаль отты. 

 

     

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты