2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада чемпионы көрәшче Мельников җанатарларга рәхмәтле

96 кг га кадәрге үлчәүдә грек-рим көрәше буенча җиңүче Никита Мельников турнир вакытында көч биреп торган җанатарларга рәхмәтлемен, дип бедерде.

Красноярск вәкиле Мельников хәлиткеч бәйгедә, вакытыннан өч минут алда, Олимпия вице-чемпионы, дөнья чемпионы, ике тапкыр Европа чемпионы әрмән егете Артур Алексанинны 8:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

“Бәйге вакытында Казан тамашачысының безнең өчен җан атуы безне бик сөендерде, - диде Мельников “Р-Спорт” матбугат конференциясендә. – Тамашачынң безгә көч биреп торуын җаныбыз белән сизеп көрәштек. Тренерларыбызга, туганнарыбызга да рәхмәт белдерәсем килә, алар безгә шулай ук бик ярдәм итте”. Иң авыры беренче бил алышу булды, ди көрәшче, чөнки аңа үзенчә әзерләнәсең. “Көндәшләремне аркаларына салганда мин рухи канәгатьлек кичерәм, үзеңнән көчлерәк һәм статусы буенча югарырак көндәшләр белән көрәшкәндә бигрәк тә”,  диде спортчы. Егетнең шәхси тренеры Михаил Гамзин фикеренчә, егеткә үз-үзенә ышану көчен арттырырга кирәк. “Никитага кайбер кисәтүләр бар, без аларны игътибар белән анализлап эшкәртербез дип уйлыйм”, - диде ул.

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел