2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда волонтерлар «Җиңү өчен бие» флешмобы уздырды

Кичә Г.Камал театры каршындагы мәйданда 1 меңгә якын волонтер флешмобка җыелды. Әлеге чара «Россия җыелма командасын хупла» акциясе тәмамлануга багышланган иде.

6 июльдән 16 июльгә кадәр Казан волонтерлары Универсиада спортчылары өчен теләкләр җыйдылар. Флешмобта волонтер булган Казан мәктәпләре укучылары һәм студент волонтерлар катнашты.

Волонтерларны “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Лариса Сулима сәламләде.

“Барыгызны да Россия җыелма командасының Универсиадада җиңүе белән котлыйм. Без бердәм ил, иң көчле ил. Ярышларда булышкан волонтерлар командасына спортчыларыбыз рәхмәтләрен җиткерә. Безгә 20 мең ирекле ярдәмче булышлык күрсәтте. Бүген монда, мәйданда, иң якты, иң талантлы егетләр һәм кызлар, шәһәрнең иң әйбәт волонтерлары җыелды. Ике атна дәвамында алар башкала кунакларын сөендерде, аларга шәһәрдә йөрергә булышты, бик зур мәгълүмати эш башкарды. Без сезнең белән горурланабыз, сезгә рәхмәт белдерәбез. Универсиадада уздырылган вакыт иң якты вакыйга буларак бөтен гомер буена истә калыр дип өметләнәбез”, — дип котлады волонтерларны Лариса Сулима.

Аннары егетләр һәм кызлар Универсиада өчен махсус язылган «Welcome to Russia» җырына акробатика элементлары кергән спорт биюен башкарды. Әлеге биюне күпсанлы тамашачылар күзәтеп торды. Бию ахырында мәйдан өстенә кәгазь серпантин сибелде, ул символик рәвештә акциянең тантаналы тәмамлануын аңлата иде.

Спортчыларга юлланган барлык теләкләр дә куб эченә җыелган. Аны Универсиада авылына алып китәчәкләр. Иртәгә теләкләр язылган бу кәгазьләр спортчылар арасында таратылачак.

 

По материалам портала tatar-inform.ru