2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Елисеев: "Универсиадада Россия самбочылары нәтиҗәсе көтелгәнчә булды"

Казанда Универсиадада Россия самбочылары алган 12 алтын медаль – көтелгән нәтиҗә, дип белдерде Р-Спорт" агентлыгына Бөтенроссия һәм Европа самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев.

Big_224661920130716-19755-1prnthj

Универсиада. 11нче көн. Самбо © РИА Новости/Василий Пономарев

Россия самбочылары 18 авырлык категориясендә 16 медаль яуладылар: 12 алтын, 1 көмеш һәм 3 бронза медаль.

“Без командалар алдына максат куйдык – егетләр һәм кызлар арасында бишәр алтын медаль. Алар моны булдыра ала, нәтиҗә чынга ашардай. Шулай ук өстәмә ике алтын медаль алу да көтелгән иде. Кем әйтмешли, безгә туган илнең стеналары да булыша. Егетләр һәм кызларның күбесе күтәренке кәеф белән көрәштеләр. Мондый спорт бәйрәменә килеп, башкача мөмкин дә түгел. Шуңа күрә инде безнең 12 алтын медаль”, – диде Елисеев "Р-Спорт" агентлыгына. Тренер бигрәк тә 74 килограммга кадәр авырлык категориясендә Универсиада чемпионы булган Уали Куржев чыгышын әйтеп китте. “Мине бик сирәк нәрсә шаккаттыра, ә шулай да Куржев чыгышына сокландым, искиткеч көрәш күрсәтте. Менә бу чын самбо, ичмасам, атып бәрү дә, авырттыру алымнары да, тотып калу да бар. Шулай ук (Сергей) Кирюхин да 82 килограммга кадәр авырлык категориясендә яхшы көрәште. (Денис) Давыдов 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә чын ирләр характеры күрсәтте. Бу егетләр аерым бер затлылык белән чыгыш ясадылар”, – дип аңлатты Елисеев.

«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел