2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Елисеев: " Универсиадада Европаның иң көчле самбочылары катнашты"

Европадан самбо җыелма командалары Казанга Универсиадага иң көчле составларын алып килгән, дип белдерде "Р-Спорт" агентлыгына Бөтенроссия һәм Европа самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев.

Big_224652220130716-17233-1ffkquw

Универсиада. 11нче көн. Самбо © РИА Новости/Василий Пономарев

2013 ел Универсиада Уеннарында самбо ярышларында 18 комплект медальләр уйнатылды. Турнир 14–16 июль көннәрендә булды.

“Монда төрле эчемлекләр дә, йөреп кайтырга дип кенә килгән кешеләр дә юк. Бөтенесе дә Универсиадага иң көчле составларын алып килгән. Франция яхшы чыгыш ясады, Болгария, Грузия, Молдавия, Белоруссия, Греция командаларын дә әйтеп үтәргә кирәк. Италия спортчылары да үсә. Бөтенесе дә алга омтыла, уңышка ирешәселәре килә. Мин Европа җыелма командалары өчен сөенәм, алар чыгышыннан мин бик канәгать”, – диде Елисеев "Р-Спорт" агентлыгына. “Барлыгы 45 илдән 21 команда бүләкләр яуладв. Бу самбо спортының үсеше, дөньяда киңрәк тарала баруы турында сөйли. Казанда бөтен кыйтгалардан диярлек килгән самбо спортчылары медальләр өчен көрәштеләр, бу бик хуп күренеш”, – дип өстәде Елисеев. Россия самбочылары, 18 авырлык категориясендә чыгыш ясап, 16 медаль яуладылар: 12 алтын, 1 көмеш һәм 3 бронза медаль. “Тормышта идеаль нәрсә юк. Әлбәттә, без тагын да яхшырак чыгыш ясый алабыз. Ләкин безнең команда барлыгы 18 алтын медальдән 18ен дә ала башласа, самбо ярышларын ябарга кирәк, дигән сүз. Ә хәзер нәкъ иенә ярышлык бара, бу медальләрне без тырышып куеп, көчәнеп диярлек алабыз. Һәр финал ярышы да шундый авыр булды, егетләр Казанда соңгы көчләрен куеп эшләделәр, дирягә була”, – ди Елисеев.

 

«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел