2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ильиных: "РФ җыелма командасы волейболчылары Универсиада финалында мактауга лаеклы уйнадылар"

Россия волейболчылары Универсиада финалындагы Польша командасы белән очрашуда сыйфатлы уен күрсәтте, дип белдерде Россия җыелма командасының икенче линия һөҗүмчесе Дмитрий Ильиных.

Сергей Шляпников командасы финалда Польша җыелма командасын 3-0 (25:22, 25:19, 25:19) исәбе белән җиңде.

“Исәп — таблода. Без җиңдек, димәк, матчка куелган бурычларның бер өлешен үтәгәнбез. Нигездә, финалда мактауга лаек уен күрсәттек. Универсиада чемпионы булуыма бик шат. Һәр турнир үзенчә кадерле”, — диде Ильиных "Р-Спорт" журналистына. “Иң кыены бразилиялеәр белән матч булды, чөнки алар барыбер Бразилия командасы булып кала. Өстәвенә Япония белән дә уен киеренке узды, — дип өстәде ул. — Трибуналардагы атмосфера супер булды. Мин Казан җанатарларына шундый ярдәм итеп торганнары өчен бик рәхмәтле. Сез иң шәбе!”

«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел