Баскетбол буенча Россия җыелма командасы финал уенда Австралия командасын җиңеп алтын медальгә лаек булды.
Универсиада. 11-й день. Баскетбол. Ир-атлар. Финал © РИА Новости/Алексей Филиппов
Сишәмбе көнне Казанда үткән очрашу Василий Карасев командасы файдасына 81:74 (25:15, 16:16, 24:26, 16:17) нәтиҗәсе белән тәмамланды. Иң күп баллны Андрей Зубков җыйды,- дип хәбәр итә "Р-Спорт".
Россия җыелма командасы моңа тикле бер Универсиада Уенында да җиңү яулый алмаган иде. Соңгы җиңү 1985 елны СССР вакытында булган.
«Р-Спорт», 5 июль 2013 ел