2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Антонов: “Россия баскетболчылары Универсиада финалында үз характерларын күрсәтте”

Россия җыелма командасы баскетболчылары Универсиада финалында бар көчләренә көрәште һәм турнирның алтын медальләрен яулап алуга иреште, дип белдерде “Р-Спорт” агентлыгына команданың капитаны Семен Антонов.

Россия җыелма командасы, Универсиада турнирының финал матчында Австралия командасын җиңеп, студентлар Уеннарының алтын медален яулап алды. Сишәмбе көнне Казанда узган матч 81:74 (25:15, 16:16, 24:26, 16:17) исәбе белән россиялеләр файдасына тәмамланды.

“Без тиз арада 15 очко оттык. Ләкин бу безне зур хатага китерә язды, чөнки австралиялеләрнең 17 очко аерма белән җиңелеп барганда да уенны үз файдаларын борып җибәрә алганлыкларын беләбез. Уен ахырында казыйларның башбаштаклыкларына карамастан, без чын ирләр характеры күрсәтә алдык. Фоллар безнең якка гына булды! Канададан килгән бер казый...  бәлки ул кичәге җиңелүләре өчен үпкәләгән булгандыр (Канада баскетболчылары ярымфиналда оттырды). Без шулай да җиңүгә ирештек, егетләр бер-берсе өчен көрәште. Без – чын ирләр!”, - диде Антонов “Р-Спорт” агентлыгына. Лондондагы олимпиадада бронза медальгә лаек булган баскетболчы Универсиадада җиңүнең мөһимлеген искәртте: “Бу җиңүне барлык җанатарларга, гаиләмә, хатыныма һәм Нижневартовск, Түбән Новгородтагы барлык дусларыма багышлый. Һәм, шулай ук барлык безгә каршы булганнарда да. Аларга зур сәлам, көнләшүләрен дәвам итсеннәр. Бу безгә бары тик көч кенә бирә”, - диде ул. 

«Р-Спорт», 25 июль 2013 ел