2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөзүче Романо Дөнья чемпионаты алдыннан тиешле практика алдым, дип саный

Америка йөзүчесе Меган Романо Казан Универсиадасы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен тиешле тәҗрибә тупларга ярдәм итте, дип белдерде.

Big_223927620130712-3744-c2i2i9

Сишәмбе көнне Романо Универсиадада үзенең бишенче һәм алтынчы медален алды. Америка спортчысы активында студентлар Уеннарының 1 алтын, 2 көмеш һәм 3 бронза медале.

"Иң кадерлесе, әлбәттә, кроль стилендә  4х200 метрга эстафета. Анда бик күңелле ярыш булды. Барыбыз да бер-беребезгә көч биреп тордык. Бу алтын минем өчен бик кадерле.  Универсиада спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен  тиешле тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Мин чемпионатта үземне яхшы хис итәрмен һәм уңышлы чыгыш ясармын дип торам", - диде Романо "Р-Спорт" агентлыгына. "Мин йөзәргә генә түгел, башкаларны, дөньяны яратам. Әгәр дә көненә берничә дистанция йөзәргә кирәк икән, миңа кыен түгел ", - дип өстәде Романо.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел