2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Карасев: "РФ баскетболчылары Универсиада финалын “тешләре белән” алып чыкты”

Россия җыелмасы баскетболчылары Универсиада финалын “тешләре белән ябышып” җиңде, дип белдерде команданың баш тренеры Василий Карасев.

Big_224732020130716-20760-glidyw

Универсиада. 11 нче көн. Баскетбол. Ир-атлар. Финал. © РИА Новости/Алексей Филиппов

Универсиаданың финал матчында баскебол буенча Россия җыелмасы Австралияне җиңде һәм алтын медальгә лаек булды.

“Ахырга таба егетләрнең аруы аңлашыла торган хәл. Без агрессив баскетбол уйнадык, ә ниндидер позицион уен түгел. Лидерларның көче җитмәде. Алар аргач та алмаш булырлык кешеләр табылуы сөенечле хәл. Ахырга кадәр “тешләре белән ябышып” торулары да горурланырлык. Австралия спортчылары көчлерәк һәм зуррак бит, безнекеләрнең паркет буйлап очканын күреп торгансыздыр”, - диде Карасев “Р-Спорт” журналистларына. Тренер уенчыларга ярдәм итеп торган җанатарларны да билгеләп үтте. “Мондый зал һәм җанатарлар булганда җиңелү оят булыр иде. Зал, дөресен әйткәндә, гаҗәпләндерде. Бу чын бәйрәм булды. Бөтен уеннарга да шулкадәр халык йөрүен һәм җан атып торуларын Ходай насыйп итсен!”-дип өстәде ул.

Карасев Универсиадада зур конкуренция булуын билгеләп үтте һәм командаларда күп уенчыларның студентлар түгел, ә профессионаллар булуын билгеләп узды. “Баскетболда конкуренция зур булды. Сигез команда да профессионал-уенчылардан тора. Монда бернинди студентлар да юк. Мондагы уенчылар "Жальгирис" (Литва), "Партизан" (Сербия), "Црвена звезда" (Сербия) белән контрактта, дәүләт җыелмалары өчен уйнаучылар. Җиңү шуның белән кадерлерәк тә”, - диде Василий Карасев.

 

«Р-Спорт», 19 июль 2013 ел