2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Аникеева, Универсиадада җиңү – Россия Федерациясе баскетболының гаҗәеп зур уңышы, дип саный

2013 елгы Казан Универсиадасында җиңү – Россия баскетболының гаҗәеп зур уңышы, чөнки безнең соңгы триумфыбыздан соң инде 28 ел вакыт үтте, дип белдерде Россия Баскетбол Федерациясе президенты вазифаларын башкаручы, ВТБ Бердәм лигасының генераль директоры урынбасары Юлия Аникеева.

Big_224738620130717-12222-1edam3o

Универсиада. 11нче көн. Баскетбол. Ир-атлар. Финал © РИА Новости/Григорий Соколов

Баскетбол буенча ирләр җыелма командасы сишәмбе көнне Универсиада турнирының финалында Австралия командасын 81:74 (25:15, 16:16, 24:26, 16:17) исәбе белән җиңде.

 “Бу җиңүне без бик озак көттек, чөнки соңгы тапкыр безнең баскетболчылар пьедесталның югары баскычында моннан егерме сигез ел элек басып торганнар иде. Ул вакытта Советлар Союзының студентлар җыелма командасында Арвидас Сабонис та бар иде әле, - дип белдреде Аникеева “Р-Спорт” агентлыгына, - Һичшиксез, бу Россия баскетболының сөенеп туймаслык зур уңышы. Россия командасының остазы Василий Карасев эшчәнлеген аерым билгеләп үтәсем килә. Ул зур көч куеп нык ихтыяры, җиңүгә омтылуы булган искиткеч команда туплап тәрбияли алды. Гомумән, тренерлар штабының, уенчыларның хезмәтен дә онытырга ярамый. Алар бүген Казанда Россия флагы җилфердәсен өчен бар көчләрен куйдылар”, - дип өстәде Аникеева. 

«Р-Спорт», 27 июль 2013 ел