2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Заряжко: “Россия баскетболчылары алтынсыз калырга мөмкин иде”

Команданың сакчысы Виктор Заряжко, Универсиада финалында җиңү Россия баскетболчыларының үзләреннән генә тора иде, дип белдерде.

Россиянең баскетбол буенча җыелма командасы Универсиада турнирында, Австралия командасын җиңеп, студентлар Уеннарының алтын медаленә лаек булды.

Big_224367720130714-27293-1oeje14

Универсиада. 9нчы көн. Баскетбол © РИА Новости/Алексей Филиппов

 “Уен алдыннан безгә тренер игътибарлырак булырга кушты. Көндәшләр безне җиңә алмый, без үзебез оттырсак кына, диде. Аларга мондый мөмкинлек бирмәү мөһим иде, чөнки алар үзләренең безне җиңәргә сәләтле икәнлекләрен сизеп алсалар, бик авырга туры килер иде” , - диде Заряжко “Р-Спорт” агентлыгына. “Хәзер инде бу уен турында уйламыйм, шуңа күрә, ничек аларның исәп аермасын киметә алулары турында әйтү кыен, шулай да без үзебезне тынычланып киттек дип әйтә алмыйм. Уенның җеп очын югалттык. Алар безгә моның өчен кисәтү ясады. Тайм-аутта тренер безгә австралиялеләрнең соңгы ике уенда 17 очко аерма белән җиңелеп барганда уенны үз файдаларын борып җибәрә алганлыкларын исебезгә төшерде. Нәтиҗәдә без җиңүгә ирештек ”, - диде ул. Шулай ук, баскетболчы трибуналарның шулкадәр җан атуларына да исе киткәнлеген белдерде:  “Россиядә шундый җанатарлар булуы гаҗәпләндерде. Зал туп-тулы иде.  Иң мөһиме аларның берсен дә мәҗбүриләп китермәгәннәр, һәрберсе чын күңелдән безнең өчен борчылды”, - диде ул.  

«Р-Спорт», 22 июль 2013 ел