2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Зубков: "Финалның соңгы секунды мәңгегә хәтердә калачак"

Универсиаданың баскетбол турнирындагы финал матчның соңгы секунды иң истә кала торганы, дип белдерде журналистларга команданың һөҗүмчесе Андрей Зубков.

Баскетбол буенча Россия җыелма командасы Универсиаданың финал матчында Австралия командасыннан көчлерәк булып чыкты һәм студентлар Уеннарының алтын медален яулады. Сишәмбе көнне Казанда узган очрашу Василий Карасев командасы файдасына  81:74 исәбе белән тәмамланды. 27 минут эчендә 19 очко туплап, шулай ук 6 эләктерү һәм 1 блок-шот ясап, Зубков уенның иң нәтиҗәле уенчысы дип танылды.

Big_224732620130716-12213-1s2pvx9

Универсиада. 11нче көн. Баскетбол. Ир-атлар. Финал © РИА Новости/Григорий Соколов

“Иң истә кала торган мизгел — соңгы секунд. Шул вакытта җиңүебезне аңладык. Үзебезнең тупны өстән кертүләр яки башка нәрсә түгел, безнең җиңүебез мөһим. Ә минем ничә тапкыр кертүемнең бер әһәмияте дә юк. Әлбәттә, әүвәлге уеннарда минем ыргытулар кермәгән вакытлар өчен исемемне аклыйсы килә иде. Ләкин бары команданың гына җиңүе мөһим. Мин бик шат”, — диде Зубков "Р-Спорт" агентлыгына. Баскетболчы залның аңа ярдәм итеп, җан атып торуы гаҗәпкә калдырды дип билгеләп узды. “Трибуналар, берсүзсез, безгә булышты. Ярдәм итеп торганнары өчен аларга рәхмәт”, — дип өстәде ул.

«Р-Спорт», 28 июль 2013 ел