2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Баскетбол. Турнир нәтиҗәләре

16 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының баскетбол буенча турниры тәмамланды.

Big_224738520130717-29319-noxqwr

Универсиада. 11нче көн. Баскетбол. Ир-атлар. Финал © РИА Новости/Григорий Соколов

Россиянең баскетбол буенча  җыелмасы, финал матчында  австралиялеләрне  җиңеп, Универсиада  алтынын алды.

Очрашу  81:74 (25:15, 16:16, 24:26, 16:17)  исәбе белән  Василий Карасев командасы файдасына тәмамланды.  Уенчылар арсында иң күп очконы Андрей Зубков туплады  - 19 балл.

Россия җыелмасы моңа кадәр Универсиаданың баскетбол турнирында җиңеп чыкканы юк иде әле. СССР  командасының соңгы җиңүе  1985 елда булган.

Турнирның бронза медален серблар  яулады. Алар канадалыларга 87:74 исәбе белән бирелде.

Big_224567920130716-5302-4oc8mr

Универсиада. 10нчы көн. Баскетбол. Хатын-кызлар. Финал

Алданрак хатын-кызларның баскетбол турниры тәмамланды.  Универсиаданың алтын медален американлылар алды, алар россиялеләрне 90:71 исәбе белән җиңде. Шул рәвешле, АКШ командасы үзенең чемпион титулын тагын бер тапкыр аклады. 2011 елда Кытайда узган Универсиадада да американлылар  җиңгән иде. Австралиялеләр бронза медаль яулады, алар Тайбэй  командасына җиңелде.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты