2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиаданың Медведев катнашкан Ябылу тантанасында Земфира җырлаячак

Универсиаданың Ябылу тантанасы Татарстан башкаласындагы "Казан Арена" стадионында чәршәмбе кичендә узачак.

Студентлар уеннарын оештыручылар бәйрәмнең барлык серләрен дә ачарга теләми. Ләкин алар тамашаның бик грандиоз булачагына, 6 июльдә узган һәм күп кенә тамашачыларны нык гаҗәпләндергән Ачылу тантанасыннан калышмаячагына ышандыралар.

Режиссерлар төркеме Ябылу тантанасын "Хыялларны чынга ашыручы кичә" дип атады. Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Нюша, Тимур Родригез, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Елка, шулай ук Zdob si Zdub, "Би-2", "Каста", "Мумий Тролль" һәм "Серебро" төркемнәре кебек танылган Россия һәм чит ил башкаручылары тамашачыларны үзләренең җырлары белән шатландырачак. Ябылу тантанасын Земфираның чыгышы тәмамлый.

Тантанада катнашу өчен, Казанга Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев килде. Универсиаданың соңгы көнендә хөкүмәт башлыгы берничә спорт ярышын карар, Казан метросының яңа станциясендә булыр, дип көтелә. 2013 елгы Универсиаданың Ачылу һәм Ябылу тантаналары башкарма директоры Игорь Сивов вәгъдә иткәнчә, ахыргы шоу истә калырлык мизгелләргә бай булачак һәм анда теләгән һәр кеше катнашырга мөмкин. Чөнки Тантана барышында аңа социаль челтәрләрнең кулланучылары да җәлеп ителәчәк.

Спортчыларның традицион йөреше белән бергә волонтерларның парады да узачак. Универсиадада эшләү өчен 20 меңнән артык волонтер җәлеп ителгән булган.

Ябылу тантанасына билетлар күптән сатылып беткән инде. Ә менә аны карарга теләүчеләр һаман да билет сатып алырга өметләнә әле. Хәтта, Универсиада оештуры комитетының кисәтүләренә дә карамастан, алып сатарлардан алырга әзер кешеләр дә бар. “Ябылу тантанасына билетлар юк,” – диде Сивов "Р-Спорт" агентлыгына. – “Без аларны бер елдан бирле сатабыз инде. Шуңа күрә күптән юк инде алар. Броньлы урыннар шактый әле. Хәзер шушы броньнарны кешеләргә һәм предприятиеләргә сату белән шөгыльләнәбез”.

Чәршәмбе кичендә "Казан Арена"га керә алган 45 мең бәхетле кеше бәйрәм тәмамланганнан соң өйгә кайту турында борчылмасын.Тамашачыларны стадионнан өйләренә 260 автобус кайтарачак. Өстәмә 30 трамвай “Солнечный город" һәм тимер юл вокзалы юнәлешләрендә йөреячәк. Ә Казан метрополитенының эш вакыты 12 сәгатьтән 18 июль төненең өч сәгатенә кадәр озайтылачак. Ябылу тантанасы чәршәмбе 21.30 сәгатьтә башлана.

 

«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел