2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Борис Эйфманның танылган балет театры Казанга килде

Борис Эйфман җитәкчелегендәге Санк-Петербург дәүләт академия балет театры казанлыларга һәм шәһәребез кунакларына искиткеч кич бүләк итте.

Бу театр  бию сәнгатен яратучыларга үзенең “Кызыл Жизель”, “Акчарлак”, “Роден”, “Анна  Каренина”, “Карамазовлар”  һ.б.  спектакльләре белән  данлыклы. Эйфман тамашаларын Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә яхшы беләләр.  Менә хәзер дә, театр Татарстага Израильдән кайтып төште. Алар Мәдәни Универсиада кысаларында узучы “Шаляпин. Нуриев. Казан” фестивалендә катнаша.  Бүген үк артистларның бер өлеше Кипрга оча. Ә калганнары исә, “Казан Арена”да узачак Ябу тантанасында катнашачак.

Борис Эйфманны тәнкыйтьчеләр юкка гына замана балетмейстерларының лидеры дип атамыйлар.  Яшь, талантлы артистлар катнашында сәхнәләштерелгән якты, төсле спектакльләре берәүне дә битараф калдырмый.  “Онегин” спектакле М. Җәлил исемендәге  Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелды. Төп партияне  Халыкара конкурслар лауреаты, “Алтын битлек” , “Алтын софит” премиясе лауреаты Мария Абашева башкарды.

 “Мин Львов  шәһәреннән”, − диде Мария үзе турында сөйләгәндә. – “Санкт- Пелтен ( Австрия) Балет консерваториясен тәммладым. 2002 елдан Борис Эйфман җитәкләгән театрда солист булып эшлим.  “Роден”, “Карамазовлар” спектакльләрен бик яратам”.  

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Мария репертуарында  тагын Ана  («Реквием»), Грушенька («Карамазовлар»), Православная («Минем Иерусалимым»), Анна («Анна Каренина»)  һәм бик күп рольләр бар.

Артист Казанда инде  бернче генә тапкыр түгел  икән.  Татарстан башкаласындагы кунакчыллыкка бик исе киткән. “Казан сизелерлек үзгәргән”,-ди Мария. –“Бик матурланган, мин кабат рәхәтләнеп  киләчәкмен. Сүз ахырында, казанлыларга шундый ук кунакчыл һәм киң күңелле булып калуларын телим”, диде.

Театр директоры Геннадий Альберт “Онегин” партиясен башкаручы башка артистлар турында да сөйләп китте. Болар − “Алтын битлек”,  “Алтын софит” премиясе иясе Олег Габышев ( Онегин), “Алтын софит” премиясе лауреаты Дмитрий Фишер ( Ленский), Наталья Поворознюк ( Ольга), Олег Марков (генерал).

 “Казанда без инде бишенче тапкыр.  Моның өчен М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры җитәкчелегенә зур рәхмәтемне белдерәм”- диде Альберт. “Без дуслашып киттек, шуңадырмы һәр ел саен диярлек чакыру алабыз.  Инде бик күп спектакльләр күрсәттек, киләчәктә дә бу элемтәләр сакланыр дип ышанасы килә.  Казан тамашачыбызга исә чын сәнгать әсәрләрен күрергә теләп калам”.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты