2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Алексей Сеченов: "Универсиаданың ябылу тантанасы чыгарылыш кичәсенә охшаган"

Казандагы Универсиаданың ябылу тантанасы гадәттә мәктәпләрдә уздырыла торган чыгарылыш кичәсенә охшаячак, дип белдерде Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарының баш режиссеры Алексей Сеченов.

2013 елгы Универсиаданың ябылу тантанасы Татарстан башкаласындагы "Казан Арена"  стадионында чәршәмбе көнне кич булачак. Башлану вакыты — 22.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән). “Ябылу тантанасы чыгарылыш кичәсе кебегрәк бик зур бию кичәсен хәтерләтәчәк. Аны барысы да көтеп ала, кызлар бу кичәдә, их миңа менә бу егет белән биергә иде дип уйлыйлар. Бу  чыгарылыш кичәсе булачак, ә анда барысы да нәрсәне дә булса искә төшерә, кочаклашалар, үбешәләр”, — диде Сеченов журналистларга. “Ябылу тантанасына сулышыгыз саф булсын өчен берәр нәрсә алып килегез. Бүген бездә бөтен стадион үбешергә тиеш, — дип өстәде Казан мэры Илсур Метшин. — Ир я хатыныгыздан сорап киткәндә, кисәтеп куегыз, монда бернинди шәхси эшләр түгел бу, янәсе, оештыручылар шулай уйлаганнар”. Сеченов сүзләренчә, Казандагы Уеннарның ябылу тантанасында төп идея бөтен ярыш көннәрен дә искә төшерергә омтылулан гыйбарәт. “Иң мөһиме, әлеге ун көнне искә төшерергә. Ябылу тантанасының идеясе нәкъ менә шушы көннәрне бөтен гомер буена хәтердә калдырырга тырышуда. Галәмәт зур бурыч куелган. Казанда уздырылган шушы ун көннең бөтен дөньяда эз калдырырлык булуы чиктән тыш әһәмиятле. Бу хатирә бик күп илләргә таралачак. Һич теләмәсәк тә, бүген без утны (Универсиада утын) сүндерәбез”, — дип билгеләп узды Сеченов. Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарының башкарма директоры Игорь Сивов, әлеге ябылу церемониясе вакытында, ярышларга барган кешеләрнең сагыштан “йөрәк түрләре чеметеп алачак” дип тә өстәде. “Уйлавымча, бүген без яхшы күз яшьләре белән бәхеттән еларбыздыр”, — дип йомгаклады Сивов "Р-Спорт" агентлыгына.