2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Маттео Фурлан алтын медальгә лаек булды

Италия йөзүчесе Маттео Фурлан 10 км дистанцияне йөзеп беренче урын алды.

Чәршәмбе көнне Фурлан дистанцияне 1 сәгать 56 минут 12,4 секундта үтте,-дип хәбәр итә "Р-Спорт". Җиңүчедән 2 секундка гына калышып Франция спортчысы Ромену Беро икенче булып килеп, көмеш медальгә ия булды. Бронза медальне Германия йөзүчесе Андреас Вашбургер (1:56.16,3) алды. Россия спортчылары арасында иң яхшы нәтиҗәне Даниил Серебренников күрсәтте, финишка ул алтынчы булып килде (1:57.01,3). Ә россияле Артем Поляков унберенче урын алды (1:57.44,7).

 

«Р-Спорт», 28 июль 2013 ел