2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанның Горький паркында Эйфель манарасы барлыкка килергә мөмкин

“Казан Арена” стадионында Универсиаданың Ачылу һәм Ябылу тантанасы өчен махсус пирамида төзелде.

Казан мэры Илсур Метшин матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, аны сакларга һәм Горький исемендәге паркка урнаштырырга уйлыйлар.

 “Без, шәһәрне  бөтен яктан да карарга мөмкин булган, үзебезнең Эйфель манарасын булдырасыбыз килә. Чәй эчү мөмкинлеген дә тудырырга кирәк.  Шунда ук интерактив музей да ясарга исәп бар”,- диде Метшин.

Пирамида Мәскәүдә проектлаштырылып, Түбән Кама тимер заводында эшләнелгән.