Россия җыелма командасы 50 метрдан винтовкадан ату буенча көмеш медальгә лаек булды.
Универсиаданың соңгы көнендә ярышларның алдагы нәтиҗәләре буенча Россия атучылары Назар Лугинец, Сергей Круглов һәм Кирилл Григорян 3465 очко җыеп икенче урын алды, - дип хәбәр итә "Р-Спорт". Квалификациядә барлык катнашучылар арсында Лугинецның нәтиҗәсе икенче урында. Алтын медальгә Кытай командасы лаек булды - 3495 балл, ә бронза медальне серб спортчылары яулады - 3455.
«Р-Спорт», 27 июль 2013 ел