2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Петренко Казанда 10 км га йөзү ярышының өченче әйләнешендә үк туктамакчы булган

Россияле Софья Петренко Универсиаданың 10 километрга йөзү бәйгесендә дүрт әйләнешнең өченчесендә үк туктамакчы булганлыгын белдерде

Big_224755520130717-4039-1uu6zs8

Универсиада. 12 нче көн. Ачык суда йөзү © РИА Новости/Александр Вильф

Чәршәмбе көнне Петренко ачык суда 10 километрга йөзү ярышында финишка тугызынчы булып килде.

“Результат уртачадан түбәнрәк, беренче алтылыкка керергә планлаштырган идек. Су ике ел элек Кытай Универсиадасындагы кебек  тагын җылы булды, ләкин җылы суда авыр булуга да карамастан, барысын да моңа сылтарга ярамый. Өченче әйләнештә төшеп калырга теләгән идем инде, көч җитми иде, — диде Петренко "Р-Спорт" журналистларына һәм өстәп куйды: — Җылы суга күнегеп була ул, тик мин төньяк кешесе, салкын суда йөзәргә гадәтләнгән, уңышсыз чыгыш ясавым тәҗрибә җитеп бетмәү яки шөгыльләнү күләме җитенкерәмәү белән бәйледер дип уйлыйм”.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел