2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөзүче Серебренников 10 км га узышта алтын медальгә генә ниятләгән булган

Россия йөзүчесе Даниил Серебренников Универсиадада ачык суда йөзү ярышларында ун километрлык дистанциядә алтын медаль яуларга ниятләгән булган.

Big_224754520130717-28437-8y1kut

Универсиада. 12 нче көн. Ачык суда йөзү © РИА Новости/Александр Вильф

Чәршәмбе көнне Серебренников финишка алтынчы булып килде, ул җиңүче итальян Маттео Фурланга 48,9 секунд оттырды.

“Алтын медальгә генә исәп тоткан идем, ләкин шулай килеп чыкты: кайнар суда һичкайчан йөзгәнем юк иде. Ике ел элек Кытайда да кайнар суда дүртенче булдым. Финиш тирәсендә су бик кайнар, һәм организмның артык җылынуы күзәтелә. Һәр спортчының үзенчәлекләре төрле, кемгәдер кайнаррак су, кемгәдер салкынрагы кулай, бу спортчыларның барысын да узганым бар иде һәм бер генә дә түгел”, — дип әйтте Серебренников "Р-Спорт" журналистларына. Спортчы ни өчен дөнья чемпионатына түгел, ә Универсиадага өстенлек бирүен дә аңлатты. “Мин дөнья чемпионатына да, Универсиадага да сайлауны уза алдым, ләкин тренер белән үзебездәге турнирда чыгыш ясау яхшырак булыр дигән карар кылдык”, — дип өстәде Серебренников.