2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Бородина Казандагы 10 км га йөзү турында яхшырак уйларга кирәк булган дип саный

Россия спортчысы Ангелина Бородина Казанда ачык суда 10 километрга йөзү турында яхшылабрак уйлыйсы калган, дип саный.

Чәршәмбе көнне Бородина Универсиаданың ачык суда йөзү ярышында финишка алтынчы булып килде, ул америкалы Эшли Твичеллдан 1 минут та 51,2 секундка калышты.

“Беренче чиратта, әзерләгәннәре өчен тренерга, табибларга, оештыручыларга, массаж ясаучыларга рәхмәт әйтергә телим. Кайдадыр яхшырак уйлыйсы калган, ә болай туклану ноктасы янында алга ыргылышны күрми калдым, ә инде көндәшләремнең алга чыгуын күргәч, аларны куып җитә алмадым”, — диде Бородина  "Р-Спорт" журналистларына. Спортчы кыз суның артык җылы булуына да зарланып алды. “Кайнар суда үземне начаррак тотам, һәрвакыт салкын суга яки оптималь 19 градустагы суда йөзүгә басым ясадык, монда уртача 29 градус җылы иде, урыны белән 35 градуска кадәр. Бик эссе булды, пешкән пилмәннәр кебек идек. Организмымны мондый җылы суда эшләтеп җибәрү миңа читен, ял итәсе, тәнне йомшартасы килә”, — дип өстәде Бородина.

 

 

«Р-Спорт», 19 июль 2013 ел