2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ату остасы Екимов Универсиада алтыны өчен шат, тик үз нәтиҗәләре белән канәгать түгел

Россия мәргәне Леонид Екимов Универсиадада алтын медаль яулавына куануын, тик үз нәтиҗәләре белән канәгать булмавын белдерде.

Big_224506220130715-6445-1j0aufd

Универсиада. 10нчы көн. Ядрә белән ату © РИА Новости/Виталий Белоусов

Леонид Екимов 25 метрдан стандарт пистолет белән атуда 573 очко белән җиңеп, Универсиаданың алтын медален яулады. Кытай Ли Юэхун икенче урын алды — 565 балл. Бронза медальгә чех Томаш Техан (563 очко) лаек булды.

“Медаль яулавыма куанам, ләкин нәтиҗә, әлбәттә, йомшаграк. Моны танырга кирәк һәм бу кәефемне төшерә. Ике атнадан Хорватиядә узачак Европа чемпионатында мин бу күнегүдә катнашачакмын, һәм әлегә результат тиешле дәрәҗәгә җитеп бетми. Ату акрын барды, җай табып булмады. Ләкин моны төзәтеп булыр дип уйлыйм. Монда алтын алу өчен булганы да җитте, ә  Европа чемпионатында чыннан да җитмәячәк. Анда минем атулар 1 августта гына, димәк, вакыт бар, ике атна эшләп алабыз әле”, — диде Екимов "Р-Спорт" агентлыгына.

Россия җыелма командасының лидеры булган Екимов Универсиаданың үзе өчен нәтиҗәләре белән канәгать түгел. “Мин үзем булган Бангкоктагы (2007 ел) Универсиада  белән чагыштырганда, минем өчен Казанда бик түбән дәрәҗә - дип билгеләп үтте Екимов. — Безнең команда өчен бу Универсиада яхшы тәҗрибә бирде, күрсәтмә булды. Ул кытайларның да кулы калтыравын, алар белән көрәшеп булганлыкны күрсәтте. Монда чыгыш ясаган һәм хәзер Европа чемпионатына юл тотачак спортчыларыбыз Казанда әһәмиятле ярыш тәҗрибәсе алды, бу исә чыгышларда уңай чагылыш табачак”, — дип нәтиҗә ясады Екимов.

Казанда Универсиада чәршәмбе көнне тәмамланачак.

 

 

 

«Р-Спорт», 27 июль 2013 ел