2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Фурлан Универсиадада 10 км.га йөзүдә отам дип көтмәгән иде

Итальян йөзүчесе Маттео Фурлан, Универсиадада ачык суда 10 километр дистанциядә отармын дип бөтенләй дә көтмәгән идем, дип белдерде.

Big_224761520130717-18497-1dprxeb

Универсиада. 12 нче көн. Ачык суда йөзү П © РИА Новости/Александр Вильф

Фурлан дистанцияне 1 сәгать 56 минут 12,4 секундта узды һәм беренче урынны алды. “Бу минем иң яхшы йөзүем, мин бик бәхетле! Стартка кадәр җиңәрмен дип уйламаган да идем. Көндәшләр? Француз Ромен Беро һәм немец Андреас Вашбургер, күргәнегезчә, алар икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Барысы да әйбәт булды, моннан тыш, су бик кайнар иде, шунысы барыбызга да проблема тудырды”, - диде Фурлан "Р-Спорт"агентлыгына.

Казанда  Универсиада чәршәмбе көнне төгәлләнәчәк.

 

«Р-Спорт», 19 июль 2013 ел