2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөзүче Твичелл бик җылы суда ярышырга күнеккәнен әйтте

Америка спортчысы Эшли Твиччел белдерүенчә, Универсиадада ун километр арага йөзүдә суның бик тә җылы булуы аңа проблема тудырмаган.

Big_224754020130717-28437-1jl3008

Универсиада. 12 нче көн. Ачык суда йөзү © РИА Новости/Александр Вильф

Чәршәмбе көнне Твичелл 2 сәгать тә 5 минут 0,9 секунд күрсәткеч белән хатын-кызлар арасында ун километр арага ачык суда йөзүдә җиңү яулады. Ярышлар вакытында Казанда суның температурасы 30 градус иде. “Җиңүемә бик тә шатмын. Үземнең әйбәт формада икәнемне күрсәтә алдым. Мин салкын суга да, кайнар суга да ияләшкән инде, шуңа да бүген бернинди дә проблема тоймадым. Тагын да йөзәргә көчем җитәр идеме икән? Юктыр, соңгы 300 метрга да көчем көчкә җитте”, - диде Твичелл журналистларга.

Универсиада чәршәмбе көнне төгәлләнәчәк.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел