2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия регбичылары Универсиада финалында французларны җиңде

Россия регбичылары Универсиаданың регби-7 буенча финалында французларны җиңде һәм алтын медальләргә лаек булды.

Big_224768920130717-24473-sit6up

Универсиада. 12 нче көн. Регби-7. Финал © РИА Новости/Виталий Белоусов

Беренче таймда россиялеләр көндәшлеренең кырына өч тупны алып керү омтылышы ясады – ике тапкыр Рамил Гайсин тырышты, тагын бер тапкыр тупны алып керү Денис Симпликевич исәбендә, дип хәбәр итә “Р-Спорт” агентлыгы. Тәнәфескә Россия җыелмасы 17:5 исәбе белән өстенлеккә ирешеп китте. Икенче таймда россиялелеләр өстенлекне саклап кала алды. Илья Бабаев һәм Эдуард Филатов омтылышлар белән билгеләнде. Согы исәп – Россия җыелмасы файдасына 29:19.

Берникадәр алдарак регби-7 буенча турнирда финалда италияле көндәшләрен җиңеп, Россия кызлары да алтын медальләргә ия булган иде.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел