2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

И.Метшин: «Универсиада барышында транспорт предприятиеләре бушлай йөрттеләр, ләкин компенсация, һичшиксез булды”

Казанда Универсиада Уеннарын үткәрү хокукы белән бергә шәһәр спорт ярышлары тамашачыларын бушлай йөртү бурычын да алды.

Исегезгә төшерәбез, берәр спорт ярышына билеты булган кпеше, шул көнне Казанда трснспорт хезмәте белән бушлай куллана ала иде.

“Без FISU таләбен үтәдек, йөртүчеләргә рәхмәт”, – диде журналистларга бүген булган пресс-конференциядә Казан мэры Илсур Метшин. Ул әйткәнчә, операцион бюджетта шул максатлар өчен күпмедер акча бүлеп бирелгән иде.

“Бу сумма, кызганычка каршы, шәһәр АТПлары чыгымнарын 100% капламый. Шулай да аларга зур рәхмәт, бу вакыйганың тарихка керәчәген истәтотып, алар Уеннарның иганәчеләре буларак та катнаштылар, ә Универсиаданың иганәчеләре һәм партнерлары шактый. Шуңа күрә дә без транспорт предприятиеләре чыгымнарының бер өлешен каплый алдык. Алар бушлай йөрттеләр, ләкин компенсация дә булды”, – дип аңлатты шәһәр башлыгы.

По материалам портала tatar-inform.ru