2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөзү. Ярыш нәтиҗәләре

17 июль көнне XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада Су спорт төрләре сараенда һәм Ишү спорт төрләре үзәгендә узган йөзү ярышлары төгәлләнде. Әлеге дисциплинада барлыгы 42 медаль комплекты уйнатылды.

Big_223023720130710-24081-2wuvyu

Ярышларның беренче көнендә ирләр арасында 400 м.га ирекле стиль белән, хатын-кызлар арасында 400 м.га комплекслы һәм 4х100 м.га ирекле стиль белән эстафетада йөзүдә Универсиаданың 4 медаль комплекты уйнатылды.

Ирләр арасында 400 м.га ирекле стиль белән йөзүдә Австралиядән Райан Наполеон җиңде. Икенче һәм өченче урынга японнар Кохей Ямамото һәм Фумия Хидака лаек булды.

Big_224706720130716-20760-1dnj4hx

Хатын-кызлар арасында 400 м.га комплекслы йөзүдә россияле Яна Мартынова беренче килде. АКШтан Меган Хаторг икенче урында. Ә өченче урынга япон кызы Сакико Шимидзу чыкты.

Хатын-кызлар арасында 4х100 м.га ирекле стиль белән эстафетада йөзүдә Россия җыелма командасы җиңде. Икенче урынны – америкалылар, ә өченчене канадалылар яулады.

Ирләр арасында 4х100 м.га ирекле стиль белән эстафетада беренче урынны, шулай ук, Россия йөзүчеләре алды. Австралия спортчылары - икенче урында, итальяннар өченче нәтиҗә күрсәттеләр.

Big_224232120130713-22590-pv5vrd

Ирләр арасында 50 метрга баттерфляй стиле белән йөзүдә беренче урынны Белоруссиядән Евгений Цуркин белән украиналы Андрей Говоров үзара бүлеште. Өченче урынга итальян Пьеро Кодиа чыкты.

Хатын-кызлар арасында шушы ук категориядә медальләр түбәндәгечә бүленде: алтын – беларус кызы Александра Герасименяда, көмеш - канадалы Кэтрин Савардта, бронза - итальян спортчылары Елена Гемо белән Сильвия ди Петрода.

Ирләр арасында 100 метрга аркада йөзү буенча ярышларның финалында Япониядән Юки Шираи җиңде. Икенче булып финишка австралияле Бенжамин Трефферс килде. Өченче урында - АКШтан Якобу Пибли.

Big_224703920130716-20754-qe37jd

Хатын-кызлар арасында 200 метрга аркада йөзүдә Австралиядән Мэдисон Уилсон беренче килде. Көмеш медальгә Украина кызы Дарья Зенина лаек булды. Бронзаны Австралиядән Хэйли Вайт яулады.

Ирләр арасында 100 метрга брасс стиле белән финал йөзүдә японлы Ясухиро Косеки җиңде. АКШ вәкиле Михаил Александровка көмеш тапшырылды. Бронза медаль Италиядән Эдоардо Джорджеттига бирелде.

Ирләр арасында 1500 метрга ирекле стиль белән йөзүдә америкалы Шон Райан беренче килде. Көмешне - Япониядән Кохея Ямамотога, ә бронзаны Украинадан Сергей Фроловка бирделәр.

Данила Изотов белән Никита Лобинцев ирләр арасында 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә беренче һәм икенче урыннарны яулады. Ә поляк Павел Коржениовски бронза призеры булды.

Хатын-кызлар арасында 100 метрга брасс белән йөзүдә россияле Юлия Ефимова беренче килде. Ирландия вәкиле Фиона Дойли икенче урында. АКШтан Лауре Согар финишка өченче булып килде.

Big_224230920130713-22615-14sie4r

Универсиада. 8 нче көн.Йөзү © РИА Новости/Максим Богодвид

Белоруссия вәкиле Александра Герасименя 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә алтын медаль отты. Икенче урынга россияле Вероника Попова менде, өченче урында - америкалы Меган Романо.

Өченче ярышлар көненең финал көрәшендә ирләр 200 метрга комплекс белән йөзделәр. Биредә беренче урынны - австралияле Джасти Джеймс, икенче һәм өченчене японнар Хиромаса Фуджимори белән Такахиро Тсутсума алды.

Ирләр арасында 200 метрга брасс белән йөзүдә алтынга россияле Вячеслав Синькевич лаек булды. Көмеш Япониядән Юкихиро Такахашига тапшырылды. Бронза Италия вәкиле Люций Пиззиннига бирелде.

Австралиядән Бенджамин Трефферс ирләр арасында 50 м.га аркада йөзүдә беренче килде. Икенче урында – россияле Владимир Морозов. Өченче урынга Италиядән Стефано Пиззамиглио лаек булды.

Ирләр арасында 200м.га баттерфляй стиле белән йөзүдә Венгриядән Бикзо Бенс алтын отты. Көмешкә Япониядән Кент Хураи лаек булды. Ә бронзаны Грециядән Стефанос Димитриадис алды.

Big_223424820130711-31955-f6zqem

Хатын-кызлар арасында 1500 м.га ирекле стиль белән йөзүдә беренче һәм икенче урыннарны АКШ кызлары Стефани Пикок белән Эшли Стинвурден яулады. Италиядән Мартина Рита Карамигноли – өченче урында.

Хатын-кызлар арасында 100 метрга аркада йөзүдә россияле Анастасия Зуева беренче килде. АКШ вәкиле Меган Романо – икенче урында. Австралияле Мэдисон Уилсонга өченче урын эләкте.

Россияле Виктория Андреева 200 м.га комплекс белән йөзүдә алтын медаль яулады. Икенче һәм өченче урыннарда АКШ кызлары Сара Генри белән Мелани Маргалис.

Ярышларның дүртенче көнендә 4х200 м.га ирекле стиль белән хатын-кызлар эстафетасында йөзү финал ярыш булды. Беренче урынны АКШ спортчылары яулады. Көмеш – Россия командасында. Бронзага Канада кызлары лаек булды.

Big_223060620130710-25007-s6ksuf

Ирләр арасында 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә беренче һәм икенче урыннарны россияле Владимир Морозов белән Никита Лобинцев алды. Өченче урында - Италиядән Мишель Сантучи.

Ирләр арасында 800 метрга ирекле стиль белән йөзүдә алтынны япон Кохей Ямамото яулады. Финишка икенче булып украиналы Сергей Фролов килде. Ә канадалы Эрик Уилльям Хедлин өченче урынга калды.

Хатын-кызлар арасында 200 м.га брасс белән йөзүдә беренче урынга Россия чемпионы Юлия Ефимова лаек булды. Көмешне АКШ кызы Лаура Согар алды. Бронзаны Япониядән Мио Мотегига тапшырдылар.

Хатын-кызлар арасында 100 метрга баттерфляй белән йөзүдә Канада спортчысы Катрин Савард алтын медаль отты. Кытай вәкиле Фан Гуо көмешкә лаек булды. Ә бронзаны Япониядән Нао Кобаяши алды.

Ирләр арасында 100м.га баттерфляй белән йөзүдә беренче һәм икенче урыннарны поляк Павел Корженевски белән белорус Евгений Цуркин яулады. Өченче урынга Россиядән Евгений Коптелов менде.

Ирләр арасында 50м.га брасс белән йөзүдә алтынны ЮАРдан Глиулио Андреа Зорзи алды. Икенче урында - Италия спортчысы Андреа Тониато, ә өченчедә – россияле Владимир Морозов.

4х200 м.га ирекле стиль белән ирләр эстафетасында алтынга Россия командасы лаек булды. Көмеш - АКШ егетләренә, ә бронза Австралия спортчыларына тапшырылды.

Ирләр арасында 200м.га аркада йөзүдә алтынны АКШтан Джон Конгер отты. Көмешкә Япониядән Юки Сираи лаек булды. Бронзаны АКШлы Джейкоб Пебли алды.

Хатын-кызлар арасында 200 м.га ирекле стиль белән йөзүдә беренче урынны Россия чемпионы Виктория Андреева алды. Икенче урынга россияле Вероника Попова чыкты. Өченчедә – Бөекбританиядән Кэйтлин Мак Клэтчи.

Хатын-кызлар арасында 800 м.га ирекле стиль белән йөзүдә Италия спортчысы Мартина де Мемме алтын медаль яулады. Көмеш белән бронза АКШ кызлары Стефани Пикок һәм Эшли Стинвурденга тапшырылды.

Хатын-кызлар арасында 50 метрга аркада йөзүдә финишка беренче булып россияле Анастасия Зуева килде. Икенче урында – Белоруссиядән Александра Герасименя, өченчедә – Австралиядән Мэдисон Уилсон.

Big_223019620130710-5656-1xywp0o

Универсиада. 5 нче көн. Йөзү

Хатын-кызлар арасында 50м.га ирекле стиль белән йөзүдә Белоруссиядән Александра Герасименя җиңде. Икенче урында Франция вәкиле Анна Сантаманс, өченчедә - америкалы Меган Романо. Шушы ук категориядә ирләр арасында россияле Владимир Морозов җиңде.Көмешне шулай ук россияле Андрей Гречин алды. Бронзага Украинадан Андрей Говоров лаек булды.

Хатын-кызлар арасында 50 метрга брасс белән йөзүдә Россия спортчысы Юлия Ефимова беренче килде. Икенче урында - Чехиядән Петра Чокова, өченчедә – россияле Валентина Артемьева.

Хатын-кызлар арасында 200 метрга баттерфляй стиле белән йөзүдә финал япон кызы Кона Фуджитаның җиңүе белән тәмамланды. Көмеш медальне шулай ук япон спортчысы Кобаяси Нао алды. Бронзага россияле Яна Мартынова лаек булды.

Хатын-кызлар арасында 4х100 м.га катнаш эстафетада Россия командасы җиңде. Итальяннар - икенче урында. Өченчегә АКШ кызлары лаек булды. Ирләр арасында шушы ук категориядә Россия егетләре алдынгылыкны бирмәде. Икенче урынга японнар чыкты. АКШ спортчылары – өченче.

Хатын-кызлар арасында 400 метрга ирекле стиль белән йөзүдә беренче урынны Мартина де Мемме яулады. Россияле Елена Соколова икенче булып килде. Бөекбританиядән Великои Кэйтлин Макклатчи өченче урынга лаек булды.

Ирләр арасында 400 метрга комплекслы йөзү ярышларының финалында америкалы Майкл Уайсс җиңде. Япония спортчысы Такехару Фудзимори көмеш медальгә лаек булды. Бронзаны Бөекбритания йөзүчесе Левис Джеймс Селкирк алды.

Ирләр арасында 10 км.га ачык суда йөзү ярышлары финалында итальян Маттео Фурлан алтын медаль отты. Икенче урынга Франциядән Ромен Берауд лаек булды. Германия вәкиле Андреа Ващбергер өченче урынга чыкты.

Хатын-кызлар арасында 10 км.га ачык суда йөзүдә беренче булып АКШтан Эшли Твичел килде. Көмеш медальне итальян кызы Аврора Понсель алды. Бронзага Хорватиядән Карла Ситик лаек булды.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты