2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Рамазан аенда Казанның төп мәчете мөселман кунаклар арасында бик популяр

Казан үзенең мәчетләре белән танылган, чөнки халыкның бик күбе ислам дине тота. Үзәк мәчет — Казан Кремле территориясендә урнашкан, шәһәрнең төп истәлекле урыннарының берсе булып торган «Кол Шәриф» мәчете Универсиада вакытында туристлар һәм Татарстан башкаласы кунаклары арасында көннән-көн популяррак була бара, аеруча изге Рамазан ае башлану белән бәйле рәвештә.

Big_img_0911

Казандагы Универсиадага дөньяның төрле илләреннән  йөз меңгә якын кунак һәм туристлар килде, аларның шактый өлешен ислам дине тарафдарлары тәшкил итә. 9 июльдә, 2013 елгы Универсиаданың “кызган” көннәрендә, дөньядагы барлык мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды. Кунакчыл Казанда бу айны уңайлы итеп уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган: аэропортта, Универсиаданың төп стадионы — "Казан Арена"да, Баш медиа-үзәктә һәм дә Универсиада авылында намаз уку өчен гыйбадәт бүлмәләре бар. Болардан тыш, шәһәрдә дистәләгән мәчет эшләп килә, аларда мөэмин мөселманнар теләсә кайсы вакытта намаз укый ала. Ләкин мөселман кунакларның бар игътибары Казанның иң матур «Кол Шәриф» мәчетенә юнәлгән. Ул архитектура шедевры гына түгел, ә чын мәгънәсендә эшләп килүче мәчет, анда көн дәвамында изге гамәлләр кылынып тора. Көн саен «Кол Шәриф» мәчетенә дөньяның төрле илләреннән йөзләгән мөселман килә, алар арасында Малайзия, Төркмәнстан,  Мисыр, Оман, Берләшкән Гарәп әмирлекләре һәм башка бик күп илләр бар.  Рамазан ае башлану белән  «Кол Шәриф»кә килүчеләр тагын да арта. 2013 елгы Универсиада бу изге айда дөньяның 40 иленнән ислам дине вәкилләрен бер урынга җыйды.

Big_img_0991

Спорт ярышларын уздырган вакытта спортчыларга бераз йомшаклык рөхсәт ителсә дә, аларның кайберләре дин кануннарыннан читкә тайпылмый һәм уразаны җиренә җиткереп тота. Өстәвенә, Универсиада авылында моның өчен бар шартлар да тудырылган. Әмма үзләренең рухи ихтыяҗларын спортчылар Казанның төп мәчетенә килеп канәгатьләндерәләр.

12 июльдә, мөселманнар өчен изге Рамазан аеның дүртенче көнендә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашучылар Казан Кремленә килде һәм «Кол Шәриф» мәчетендә җомга намазын укыды. Казан Кремлендәге истәлекле урыннарны карау һәм намаз уку теләген Уеннарның берничә чит ил делегациясе белдерде. Намаз тәмамлангач, чит ил кунакларының һәрберсенә мөселманнарның изге китабы — Коръән бүләк ителде, әлеге китап үзенчәлекле шрифт белән басылган, халыкта ул Казан басмасы буларак билгеле.

Күпчелек халыкара делегацияләр Татарстан башкаласының иң төп истәлекле урыннарының берсе булган бу мәчеткә беренче тапкыр килделәр, алар мәчетнең матурлыгына һәм мәһабәтлегенә шаккатты. Ислам мәдәниятенең мондый зиннәтле һәйкәле белән бик сирәк илләр генә мактана ала.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты