2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Гайсин: "Россия регбичылары Универсиада финалында 100 процентка уйнады"

Казан Универсиадасы финалында Россия регбичылары 100 процентка уйнады, дип белдерде "Р-Спорт" агентлыгына Россия җыелма командасы уенчысы Рамил Гайсин.

Big_224765220130717-4050-sjccuw

Универсиада. 12 нче көн. Регби-7. Финал © РИА Новости/Виталий Белоусов

Регби-7 турнирының хәлиткеч матчында россиялеләр 29:19 исәбе белән французларны җиңде. Гайсин әлеге уенда ике гол кертте. "Без 100 процентка тырышып уйнадык, дип уйлыйм мин, - диде Гайсин. – Кыен булды. Ни дисәң дә, финал бит. Ун минутлык ике тайм. Ярымфинал да җиңел булмады: чөнки ЮАР җыелмасы бик көчле команда. Французлар да алардан калышмый. Финалда барысы да соңгы көрәшкә чыккандай уйныйлар. Бу хәлиткеч уен иде.” Регбичы сүзләренә караганда, Россия уенчылары җиңәчәкләренә шикләнмәгәннәр. “Булган хаталарны төзәтү өчен вакытыбыз җитәрлек иде. Тырышлыгыбыз белән теләгебезгә ирештек. Димәк, без – көчле команда,” – дип белдерде Гайсин "Р-Спорт"агентлыгына.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел