2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Гресев: "Россия регбичылары финалда хаталар җибәрде"

Россия регбичылары финалда бик күп хаталар җибәрде, - дип хәбәр итте Россия уенчысы Виктор Гресев.

Регби-7 уенының соңгы хәлиткеч турнирында Россия командасы французларны 29:19 исәбе белән җиңде.

Big_224772420130717-24487-1gx0kwm

Универсиада. 12нче көн. Регби-7. Финал © РИА Новости/Владимир Астапкович

"Җиңүебезгә бик шатбыз. Уенга бик күптән әзерләндек, тик финалда бик күп хаталар җибәргәнебезне аңлыйбыз. Моңа карамыйча нәтиҗәдә без французларны җиңә алдык", - дип белдерде Гресев "Р-Спорт" хәбәрчесенә. "Безнең өчен дә, тренерыбыз өчен дә бу бик зур җиңү. Үзебез дә ышанып җитә алмыйбыз, арганлык сизәбез", -  дип шатлыгы белән уртаклашты регбичы.

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел