2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Титова: "Россия хатын-кыз регбичыларына Универсиада финалында үзләрен яклау калу бик авыр булды"

Россия хатын-кыз регбичылары җыелмасына Универсиада финалында Италия командасына каршы торырга бик авыр булды, дип әйтте милли команда уенчысы Мария Титова "Р-Спорт" агентлыгына.

Big_224763120130717-28005-vz73gy

Универсиада. 12нче көн. Регби-7. Финал © РИА Новости/Владимир Астапкович

Казанда Универсиадада  Россиялеләр чәршәмбе көнне финалда (30:10) исәбе белән итальян кызларын җиңделәр.

"Бүген уйнарга аеруча авыр булды. Без инде барыбыз да бик арыган идек, һәм хөҗүм итүгә караганда үзеңне  яклап калу авыррак, ә итальян кызлары уйнаганда “кысла”ны бик оста уйныйлар, алар белән көрәшү, алардан туп алу бик авыр, алар тарафыннан чит “кыслаларны” изү бик уңышлы чыга”,- диде Титова матчтан соң "Р-Спорт" агентлыгына. Агентлыкның әңгәмәдәше, Павел Барановскийның командасы җиңүдән бик канәгать, дип билгеләп үтте. “Дүрт көн тоташ уйнамаган булсак, әйбәтрәк тә уйнар идек. Регби-7 өчен тоташтан шулкадәр уйнау бик авыр. Шулай булса да, әлбәттә, без бик канәгать. Ниһаять, барысы да тәмам, шунысы да бик сөендерә. Көч чабу өчен түгел, бары тик каядыр барып ял итәр өчен һәм туганнар, дуслар белән күрешер өчен генә калды”, - дип йомгак ясады ул.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел