Россияле Назар Лугинец 50 метрдан винтовкадан өч төрле торыштан атуда Казанда 2013 ел Универсиадасының соңгы алтын медален яулады.
Универсиада. Ядрә белән ату. 50 м. Финал © РИА Новости/Валерий Мельников
Универсиаданың йомгаклау көнендәге ярышлар финалында Лугинец 457,5 балл нәтиҗәсе белән беренчегә чыкты, дип хәбәр итә "Р-Спорт". Көмешне кытайлы Кан Хунвэй (449,7) яулады, бронза поляк Томаш Бартникка (441,6) эләкте. Бу Казанда студентлар Уеннарында уйнатылган соңгы комплект бүләкләр иде.
«Р-Спорт», 27 июль 2013 ел