2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Регби-7. Ярыш нәтиҗәләре

17 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары кысаларында регби-7 турниры тәмамланды. Бу уенда 2 комплект медальләр уйнатылды.

Big_224773020130717-19682-1wf94ha

Универсиада. 12нче көн. Регби-7. Финаллар © РИА Новости/Александр Кряжев

  

Россия регби спортчылары, финал барышында французларны җиңеп, алтын медальләргә лаек булдылар. Беренче таймда Россия спортчылары көндәшләре кырына өч тапкыр кертте. Ике тапкыр Рамил Гайсин тырышты, ә берсе Денис Симпликевичтан. Тәнәфескә киткәндә Россия командасы 17:5 исәбе белән алда иде. Икенче таймда да безнекеләр алдынгылыкны бирмәде. Илья Бабаев һәм Эдуард Филатов тырышлык күрсәттеләр. Финал исәбе – Россия командасы файдасына 29:19. Бронза медальләрне, ЮАР командасын 31:14 исәбе белән җиңеп, Бөекбритания спортчылары алды.

Big_224752820130717-27983-100i2h9

Универсиада. 12нче көн. Регби-7. Финаллар © РИА Новости/Александр Кряжев

  Алдарак регби-7 турнирында Россиядән кызлар командасы, финал барышында Италия спортчыларын җиңеп,  алтын медальләр яулаган иде. Беренче таймнан соң Россия кызлары 15:5 исәбе белән алда булдылар. Универсиада хуҗалары командасы составында Екатерина Казакова, Марина Петрова һәм Русиет Едиджи тырышлык күрсәттеләр. Италия командасына исә Сара Бараттин кертүе 5 очко китерде. Икенче таймда Россия җыелма командасы алдынгылыкны ныгытты. Едиджи, Петрова һәм Байзат Хәмидова берәр тыпкыр керттеләр. Италия командасы составында Мануэла Фурлан тырышты. Шулай да очрашу 30:10 исәбе белән Россия спортчылары файдасына тәмамланды.

Беренче өчлекне Бөекбритания командасын 36:0 исәбе белән гөрләтеп җиңгән Канада кызлар командасы төгәлли.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты