2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Остроушко: "Россия регбичылары җиңәргә сәләтле икәннәрен бөтенесенә дә раслады"

Казанда Универсиадада Россия регбичылары үзләренең җиңүләре белән аларга ышамаучыларның барысына да уңыш яуларга сәләтле булуларын расладылар, дип әйтте Россия җыелмасы уенчысы Владимир Остроушко "Р-Спорт" агентлыгына.

Big_224773020130717-19682-1wf94ha

Универсиада. 12нче көн. Регби-7. Финал © РИА Новости/Александр Кряжев

Россиялеләр чәршәмбе көнне регби-7 буенча хәлиткеч турнирда 29:19 исәбе белән французларны җиңделәр.

“Без моның белән, беренче чиратта, безгә ышанмаучыларга үзебезнең сәләтле  икәнебезне   расладык, ә Россиядә мондый кешеләр, кызганычка каршы, бик  күп, шулай ук уйный алабыз, яхшы уен күрсәтә алабыз, дип, үз-үзебезне ышандырырга да кирәк иде,- диде Остроушко "Р-Спорт"агентлыгына.- Универсиада ике елга бер була, кем белә бит, регби-7 буенча ярышлар кабатланырмы яисә  юкмы, һәм гомумән Россия җыелмасы аларда катнашырмы һәм призлар алырмы... Без – беренчеләр, без моны булдырдык”.

Казанда студентлар Уеннарында Универсиадалар программасында регби-7нең дебюты булды. Россиянең җыелма командалары ирләр ярышларында да, хатын-кызлар ярышларында да җиңү яуладылар.

 

 

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел