2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Янюшкин: "Россия регбичыларының җиңү теләге французларныкына караганда көчлерәк иде

Россия регбичылары җыелмасының Универсиада финалында җиңү теләге французларныкына караганда көчлерәк иде, дип саный Россия командасы уенчысы Сергей Янюшкин.

Big_224774420130717-18490-l4q5bx

Универсиада. 12нче көн. Регби-7. Финал © РИА Новости/Владимир Астапкович

Регби-7 буенча турнирның хәлиткеч матчында Россиялеләр французларны 29:19 исәбе белән җиңделәр һәм алтын медальләр яуладылар.

"Финалда французларны ничек уза алдылар соң? Без өйдә уйнадык һәм отарга теләгебез зуррак иде, тренер әйткәннең барысын да үтәдек, бөтен игътибарны уенга биреп,  туны көндәшләр кулына төшермәдек. Мондагы турнирга безнең бер генә максат иде – отарга, бары тик җиңәргә!” – дип әйтте Янюшкин очрашу тәмамланганнан соң "Р-Спорт"журналистларына. Спортчы әйтүенчә, алар өчен иң җитди беренче көндәш ЮАР командасы була. “Конкуренция ЮАР командасы белән очрашкан ярымфиналдан башланды һәм бүген финалда дәвам итте. Тагын бер көчле команда – Бөекбритания командасы бар иде, аның белән уйнарга туры килмәде”, - диде ул. Универсиада чемпионы ярышларның катлаулы графигына игътибар  иткәнен, шулай ук Россия җыелмасының студентлар Уеннарына бик җитди әзерләнгәнен ассызыклап китте. “Чынлап та, график бик авыр иде, ярышлар сузылды. Бөтен дөньяда ике көн уйныйлар, ә монда дүрт көн булды. Бу физик яктан түгел, ә психологик яктан бик авыр. Күпләр өчен бу бердәнбер җитди турнир. Универсиада – ул шул ук Олимпиада, бары тик студентлар өчен генә. Без аңа бик җитди әзерләндек”, - дип нәтиҗә ясады Янюшкин.

 

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел