2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Аида Гарифуллина: «Мин туган шәһәремне төрле илләрдә күрсәтәм»

Аида Гарифуллина – опера җырчысы, Академик вокал номинациясендә «Лучший голос года» Ф.И. Шаляпин Фонды стипендиаты, Казанда үткәрелә торган төре эре мероприятиеләрнең даими катнашучысы, 2013 ел XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада илчесе.

Универсиада һәм Казан нинди тәэсирләр калдырды?

Горурлык хисе. Казан кешеләре, спортчылар белән бергә шундый бәйрәмдә катнашуыма мин бик шат. Минем туган шәһәремдә шундый мөһим вакыйга бара. Казан бик үзгәрде, җайлы, матур, чиста ул хәзер. Миңа бу бик ошый.
 

Универсиада илчесе буларак миссиягезне нидә күрәсез?

Мин җырчы буларак, туган каланы төрле илләр, төрле шәһәрләрдә күрсәтәм. Бу минем төп бурычым. Биредә мин Универсиада Ачылу тантанасында җырладым.
 

Ачылу тантанасында башкарган җырыгыз турында әйтегез әле?

Җырны Игорь Крутой язды, бу җыр миңа, тавышыма туры килә бугай. Җыр бик матур, миңа ошады һәрхәлдә. Игорь Яковлевич бу җырны йөрәге аркылы кичергән, нәкъ менә ул Универсиада Уеннарын ачарга тиеш булуын сизгән.

Ә Ябылу тантанасында сездән бүләк булырмы?

Белгәнемчә, Ябылу тантанасында поп һәм рок стиле музыкасы булачак. Ә безең үз “ябылуыбыз” бар, Опера театрында «Шаляпин. Нуриев. Казань» фестивале төгәлләнә. Гала-концертта төрле опера солистлары Валерий Гергиев җитәкчеле астында Мариин  театры оркестры белән чыгыш ясаячак.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты