2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Камилла Гафурҗанова: «Миңа бөтен дөньяны кунак итеп кабул иткәндәй тоела»

Камилла Гафурҗанова — Россиянең рапирачы спортчысы, Россиянең атказанган спорт мастеры, 2012 елда Лонданда узган җәйге Олимпия уеннарының көмеш медале иясе, дөнья (2009) һәм Европа (2012) чемпионатларының көмеш медале иясе, Европа чемпионатының (2012) бронза медален, XXVI Бөтендөнья җәйге Универсиаданың (2011) алтын медален яулаган, Россия Кубогында (2011) көмеш медаль алган спортчы, 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Илчесе.

Big_img_1517

Универсиада атмосферасына чумган Казан нинди фикерләр калдырды?

— Гадәти булмаган кичерешләр. Минем үземә бөтен дөньяны кунак иткәндәй тоела, чөнки Казан минем туган шәһәрем, минем өем. Үзебезнең шулай яхшы әзерләнүебезне аңлау бик рәхәт. Үз шәһәрем белән горурланам!

Нинди ярышларга бара алдыгыз?

— Миңа иң күбе шахматта ошады. Бик шәп корылма, мин анда шулай матур икәнен күз алдыма да китерми идем. Әлбәттә, фехтовкалауны да карадым мин. Объектны ничек шулай тиз әзерли алганнары мине гаҗәпкә калдырды. Фехтовкалау белән шахматтан кала, пляж волейболын һәм баскетбол финалын барырга өлгердек.

— Универсиада Илчесенең миссиясе нидән гыйбарәт?

— Универсиада Илчесе буларак, мин мәктәпләргә бардым һәм балаларга моның нинди ярышлар икәне, аларның Олимпия уеннарыннан нәрсә белән аерылганлыгы турында сөйләдем. Мәктәп укучылары белән зарядка уздырдым һәм аларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектердем. Мин Казанда Ут Эстафетасында бик катнашырга теләгән идем, тик, кызганычка каршы, барып чыкмады. Аның каравы мин Владивостокта, Россиядәге беренче факелчылар арасында йөгердем. Һәм тагын ачылу тантанасында флаг күтәреп баручыларның берсе идем, бу да бик күңелле гамәл һәм ул бөтен гомер буена истә калачак.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты