2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казакова: “Россия җыелма командасы регбистларына Универсиада финалына әзерләнү авыр булды”

Россиянең регби буенча хатын-кызлар җыелма командасына Универсиада финалына психологик яктан әзерләнү авыр булды, ләкин кызлар куелган үз алларына куелган максатка ирешә алдылар дип белдерде милли команда вәкиле Екатерина Казакова.

Big_224764220130717-18490-1wb7bzd

Универсиада. 12 нче көн. Регби-7. Финал © РИА Новости/Владимир Астапкович

Регби-7 финал турнирында россиялеләр чәршәмбе көнне (30:10) исәбе белән Италия командасын җиңде

 “Психологик яктан бүгенге матчка әзерләнү авыр булды. Физик яктан барыбыз да инде арыдык, ләкин шуңа карамастан, бөтен куелган максатларга да ирештек, ә бу иң мөһиме. Уен алдыннан безнең, һәрвакыт, бер генә максат – дисциплинаны саклау, нәтиҗәгә без бу максатны үтәү аша киләбез”, - диде Казакова уенан соң “Р-Спорт” корреспондентына. Агентлыкның әңмәдәше “бүгенге матч белән канәгатьбез, ләкин тагын да яхшырак уйнарга да мөмкин иде” дип тә белдерде. “Билгеле инде, безнең сакчылар коелып төшкән чак та, безне китереп кыскан чак та булды. Ләкин бу тиз арада узган буталчыклык кына булды, без үзебезне кулга алдык, үзебезнең юнәлешне торгыздык, саклана башладык”, - дип аңлатты ул.

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел