2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Алексеенко: "Универсиадада җиңү Россия регбие өчен зур әһәмияткә ия"

Россия регбичыларының Казан Универсиадасында яулаган алтын медальләре спортчыларның үзләре өчен дә, һәм гомумән, Россиядә регби спорты өчен дә зур әһәмияткә ия, дип белдерде Россия җыелма командасы тренеры Александр Алексеенко.

Big_224775220130717-19682-nii4w

Универсиада. 12нче көн. Регби-7. Финал © РИА Новости/Виталий Белоусов

Россиялеләр чәршәмбе көнне регби-7 турнирының хәлиткеч матчында французларны 29:19 исәбе белән бирелергә мәҗбүр иттеләр.

“Бу составта Дөнья кубогы ярышларында катнашкан биш кеше генә юк иде. Без абруебызны торгызырга (Дөнья кубогында уңышсызрак чыгыш ясаган өчен) теләдек, ни дисәң дә кече финал безнең финал түгел инде ул, без аңа исәп тотмаган идек. Җанатарларны да, үзебезне дә артыгы белән сөендергәнбездер, дип уйлыйм. Мин егетләр белән горурланам. Ышаныгыз, бу җиңү егетләр өчен һәм бөтен Россия регбие өчен бик әһәмиятле”, — диде Алексеенко "Р-Спорт" журналистларына. Шуңа да карамастан баш тренер Универсиадада җиңү Мәскәүдәге Дөнья кубогы бәйгеләрендә уңышсыз чыгыш ясауны каплый алмый дип саный. “Бу ике турнирны бер дәрәҗәгә куярга кирәкми, ләкин ул безнең эчке ресурслар өчен әһәмиятле җиңү. Дөнья кубогыннан соң безгә үзебезне рухи яктан туплау җиңел булмады. Күп кенә егетләр классик регбида ике матч уйнарга да өлгергән иде. Ә аннан соң “җиделе”гә күчү бер дә җиңел түгел, тик егетләр моны булдырды”, — дип ачыклады ул. Белгеч Россия регбичыларының уңыш сәбәбе аларның һәр көндәшне җентекләп өйрәнүе һәм тренер кушканнарны төгәл үтәвендә икәнен дә билгеләп китте, ә уендагы җитешсезлекләр команда составын яшәртү белән бәйле икән. “Дөнья кубогыннан соң без составны яңартабыз: команданың төп үзәге, күчәре булган әйдәп баручы өч регбичы егеттән — Владимир Остроушко, Игорь Галиновский һәм Виктор Гресевтан башка, калганнар барысы да — шактый яшь өметле гетләр. Шулар тирәсендә яшь егетләрне күбәйтү өчен, мин киләчәктә дә алар белән эшләүне дәвам итәргә теләр идем”, — дип йомгак ясады Алексеенко.

 

 

«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел