2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Галиновский: "РФ регбичыларына Универсиада финалында команда буларак уйнарга кирәк иде"

Регби-7 буенча Россия ир-атлар җыелма командасы Универсиаданың финал матчында шәхси осталыкка таянырга тиеш түгел иде, дип белдерде милли команданың капитаны Игорь Галиновский.

Big_224781420130717-19002-cpk05j

Универсиада. 12нче көн. Регби-7. Финал. © РИА Новости/Владимир Федоренко

Россия регбичылары регби-7 буенча турнирның финалында французларны 29:19 исәбе белән җиңеп, Казан Универсиадасында алтын медальләр яуладылар. “Без беренче тайм башында берничә омтылышта тупны куя алмадык, чөнки индивидуаль эш итәргә тырыштык, ә күбрәк команда белән гамәл кылырга кирәк иде. Шул нигездә күп хаталар җибәрдек”, — диде Галиновский матчтан соң "Р-Спорт" хәбәрчесенә. “Без җиңү белән канәгать. Ә исәпкә килгәндә... Аерма юк, бер очко булса да өстен булырга кирәк! — дип өстәде регбичы. — Көндәшебез шактый көчле иде, ярыйсы гына авыр уен килеп чыкты. Ахыргы минутка кадәр сугышырга туры килә иде”.

Моннан алдарак регби-7 турнирының финалында Италия җыелма командасын җиңеп,  Россиянең регбичы кызлары алтын медальләр яуладылар.

 

«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел