2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Тәнзилә Нигъмәтуллина: «Волонтерлар хәрәкәте – яшьләрдә ярдәмчеллекне тәрбияләү төре»

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада көннәрендә Казанда Россия югары уку йортларыннан 1000нән артык делегация булып китте. Алар арасында «Хезмәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр академиясе» профсоюзлар югары һөнәри белем бирү учреждениесе, Башкорт иҗтимагый технологияләр институты директоры, Россия Федерациясендә ЮНЕСКО-ЮНЕВОК үзәге җитәкчесе Т.А.Нигъмәтуллина да бар иде. Без Тәнзилә Әлтәф кызына берничә соравыбызны бирдек.

Big_img_2621

        Тәнзилә ханым, Казанда күргәннәрегез нинди тәэсир калдырды?

–        Беренчедән, барлык катнашучыларны һәм Казан кунакларын XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада белән тәбрикләргә рөхсәт итегез. Россия өчен бу бик мөһим, истәлекле вакыйга. Илебездә Универсиада бары бер тапкыр – 1973 елда уздырылган иде. Мәскәү тәҗрибәсе уникаль, ул чакта да бар нәрсә иң югары дәрәҗәдә узган иде, ләкин Казанда күргәннәребез, багланган өметләрдән артып та китте.

Универсиадага әзерлекнең җитди булуы бөтен нәрсәдә чагыла. Казанны танырлык түгел, ул бик үзгәргән, матурланган. Спорт объектларын төзүдә дә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә, волонтерлык хәрәкәтен оештыруда да яңа технологияләр кулланылган... Чараның масштабы таң калдыра, һәм, әлбәттә, кешеләр – ачык, ярдәмчел, барлык катнашучыларны – Россиядән килгәннәрне дә, чит илдән килнәннәрне дә –бик җылы кабул иттеләр.

Барысы да профессиональ дәрәҗәдә, намус белән башкарылган. Бүген Казанны һич арттырусыз Россиянең өченче башкаласы дип атарга була.

–        Делегациягезнең составы нинди, Казанда нинди очрашулар үткәрдегез?

–        Без Уфа шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Рамил Хөрмәт улы Дилмөхәммәтов, Уфа шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары, ШОС һәм БРИКС саммитларын әзерләү һәм үткәрү Дирекциясе җитәкчесе Марат Мөдәрис улы Галиуллин һәм Уфа шәһәре администрациясенең спорт һәм физкультура комитеты рәисе Сергей Александрович Степанов белән килдек.

Безгә әлеге чараның ничек оештырылуын, яңа спорт объектларын күрү, ярдәмче персонал һәм волонтерлар эше белән танышу кызыклы иде.

Монда кунак булу дәверебездә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарына әзерләнү һәм үткәрү буенча Казан МО башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Руслан Роберт улы Шакиров, Универсиадага әзерләнү һәм үткәү комитеты рәисе Марат Александрович Корнилов, урнаштыру, ашату һәм транспорт белән тәэмин итүне оештыру юнәлешләренең җитәкчеләре белән очрашулар үткәрдек.

Без спорт объектларында, «Универсиада авылы» торак микрорайонында һәм Универсиада ярышларында булдык. Шулай ук Казан Универсиадасында кулланылган проектларны Уфада узачак чараларда да файдалану турында фикер алыштык.

–        Универсиада чараларында Казаннан гына түгел, Россиянең төрле субъектларыннан килгән волонтерлар эшли. Алар арасында Башкортстаннан килгәннәре бармы?

–        һичшиксез. Безнең яшьләр бу вакыйгадан читтә кала алмады. Башкортстан студентларының иң активларыннан булган 85 волонтер Универсиаданың төрле объектларында эшли. Без алар эшләгән Юдино объектында булдык. Алар яшәү шартларыннан да, гомум атмосферадан да бик канәгать. Кәефләре дә шәп! Бик күп кызыклы кешеләр белән танышканнар. Үзләренең кирәклеген тою, ярдәм итү миссияләренең нәтиҗәләрен күрү бик күңелле икәнен дә белдерде яшьләр. Универсиадада катнашучыларга һәм кунакларга уңайлы булсын өчен алар хәлләреннән килгәнне барысын да эшлиләр. Казан һәм, гомумән, Россиядән кунакларның нинди тәэсирдә калулары волонтерлар эшеннән дә гыйбарәт.

Студентларның волонтерлар эшчәнлегенә карата мөнәсәбәтләре турында тулырак мәгълүматны социологик сораштыру нәтиҗәләреннән белербез.

–        Сезнең волонтерлар эше белән кызыксынуыгыз нәрсәгә бәйле?

–        Чыннан да, мин эшләгән уку йортына волонтерлык тематикасы бик якын. Без – Башкортстан Республикасындагы ЮНЕСКО ресурслы фәнни-белем бирү үзәге. Ирекле рәвештә ярдәм күрсәтү, ягъни волонтерлык – эшчәнлегебезнең бер юнәлеше. Бер генә мисал китерәм. Күптән түгел узган «Илем – Россия» Бөтенроссия бәйгесендә безнең студентлар «Яшьләрнең ирекле ярдәм итүләре аша хокукларны аңлау технологиясен булдыру» дигән проект белән чыгыш ясадылар. Бу проектта ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитеты каршында эшләгән Балалар иҗтимагый хокук палатасы, Юридик клиника, Финанс хезмәте, Өченче буын университеты эшчәнлекләренә нигезләнеп, хокукларны дөрес аңлау, хокукый белемлелекне формалаштыру технологияләре тәкъдим ителә. Хезмәтнең авторы беренче урынга лаек дип табыла, димәк, әлеге проект актуаль һәм җиренә җиткереп эшләнелгән.

Яшьләребез бик актив, җәмгыятькә файда китерергә ашкына. Безнең фикеребезчә, нәкъ менә волонтерлык аша патриотизм, Ватаныңа карата горурлык хисе тәрбияләнә. Универсиада – үзеңне күрсәтү, потенциалыңны чынга ашыру өчен тагын бер мөмкинлек.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты