2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Симпликевич: "Россия регбичыларының уңышы җанатарларны трибуналарга җәлеп итәргә тиеш"

Россия регбичыларының Казан Универсиадасында җиңүе шушы спорт төрен илебездә таныту һәм җанатарларны трибуналарга җәлеп итү юнәлешендә зур әһәмияткә ия, дип белдерде Россия уенчысы Денис Симпликевич.

Big_224624120130716-24076-83x4k0

Универсиада. 12 нче көн. Регби-7 © РИА Новости/Владимир Федоренко

Чәршәмбе Казан Универсиадасында регби-7 турниры финалында россиялеләр французларны җиңде һәм шуның белән алтын медаль яулады. "Әлеге титул регби уенын илебездә үстерү һәм тамашачыларны трибуналарга җәлеп итү өчен бик мөһим. Казанда җанатарларыбыз күп иде. Куәтләп, хуплап, көч биреп торучылар булганда уйнавы да күңелле,” - диде Симпликевич журналистларга. Универсиадада җиңгән команданың төп өлеше Олимпия уеннарына бару өчен көрәшәчәк җыелма командага алына, дип белдерде регбичы егет. “Уенчыларыбызның күбесе Риодагы (2016 елда) Олимпиадада чыгыш ясаячак. Ләкин башта безне сайлап алырга тиешләр. Мотивациябез бик яхшы безнең,” – дип аңлатты Симпликевич.

 

«Р-Спорт», 17 июль 2013 ел