2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Петрова: “Россия регбичылары Универсиадада бердәмлекләре аркасында җиңде”

Регби буенча Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы регби-7 буенча Универсиада алтынын финалда бер йодрык булып чыгыш ясаганга алды, дип белдерде милли команданың уенчысы Марина Петрова

Big_224776720130717-19679-10xy6sf

Универсиада. 12 нче көн. Регби-7. Финал © РИА Новости/Владимир Астапкович

Казандагы Универсиадада Чәршәмбе көнне россиялеләр  финал уенында италиялеләрне җиңде (30:10). “Безнең һәр уенчы бер-берсен алыштыра ала: кызлар бер-берсенә мөмкин булганча ярдәм итте. Без бер бөтен идек һәм бу бик нык булышты. Бүген кич белән без ял итәбез: ябылу тантанасына барачакбыз. Киләчәктәдә бу бердәмлек сакланыр дип уйлыйм, без инде моңа ияләндек инде, бер-беребездән башка яши алмыйбыз” , - диде Петрова матчтан соң журналистларга. Спортчы әле Росситя җыелма командасының Универсида уеннарынаң җиңүчесе булуына ышанып бетә алмавын да әйтте: “Башта әле бөтен нәрсә дә үз урынына урнашып бетмәгән. Моны соңрак аңлаячакбыз һәм ниндидер бушлык барлыкка киләчәк, чөнки без 100% көчебезне бу Уеннарга бирдек. Чынлап әйткәндә, мораль яктан да, физик яктан да  бик авыр булды, ләкин без башкарып чыктык ”, - дип сөйләде ул “Р-Спорт” агентлыгына. Петрова Казанда узган матчның графигы бик авыр булуын да билгеләп үтте. “Без мондый графикка ияләнмәгән идек, бу мораль яктан әзерлеккә йогынты ясады. Кемнәрдер ярышның беренче ике көнендә генә иң яхшы формада була. Безгә, күрәсең, команданың бердәм уены ярдәм иткәндер. Без соңгы чиккәчә көрәштек”, - дип төгәлләде  Петрова.

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел