2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада паркы – уннарча чыгышлар, меңләгән кунаклар һәм миллионлаган уңай хис-кичерешләр!

Һәр нәрсәнең ахыры бар. Без бик озак көткән һәм җентекләп әзерләнгән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада да ахырына якынлаша. Ә аның белән бергә бүген, 17 июльдә, җәйге Уеннарның төп Мәдәни мәйданчыгы – Универсиада паркы да үз эшен туктата.

Big_dsc_0547

Исегезгә төшерәбез, Парк рәсми рәвештә 6 июльдә ачылды. Ул Казансу яры буенда Игенчеләр сарае алдындагы мәйданчыкта урнаштырылды. Берләштерелгән территориядә туклану зоналары, милли йортлар элементлары, Универсиада партнерларының экспозицияләре, шулай ук сәхнә мәйданчыклары урнаштырылды. Парк эшләү чорында монда уннарча бәйгеләр һәм тамашалар оештырылды, Универсиада партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр уйнатылды.

Big_dan_2676

Парк эшләү вакытында анда РФнең Беренче вице-премьеры  Игорь Шувалов, Идел буе округында РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков кебек дәрәҗәле кунаклар, Австрия делегациясе,  FISU башкарма комитеты  әгъзалары һәм «Челси» футбол клубы хуҗасы Роман Абрамович  булып китте.

Шулай ук Паркка Универсиада илчеләре – Александр Сладковский, Ирек Зиннуров, Яна Чурикова, Аида Гарифуллина, Диляра Ваһапова, Сергей Улегин, Дмитрий Саутин, Елена Замолодчикова, Максим Шарафутдинов, Митя Бурмистров, Эльмира Кәлимуллина - килеп киттеләр.

Big_dan_6933

Паркның төп сәхнәсендә концертлар, шул исәптән танылган Россия башкаручылары - «Смысловые галлюцинации» һәм  «Леприконсы» төркемнәре, скрипкачы-виртуоз Эдгар Акопян, DJ Groove, трио JUKEBOX, Санкт-Петербург кунагы  Егор Сесарев, TRUE JAZZBAND, Татарстан төркемнәре һәм башка бик күпләр булды.

 Рәсми белешмәләр буенча, Парк эшләү чорында анда 300 меңләп кеше булган. 11 июль кеше иң күп килгән көн булып санала, ул көнне Паркка 32 мең 524 кеше килгән. Парк эшен һәркөнне 100 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 200дән артык журналист яктыртып торды.

Big_dan_2018

Универсиаданың барлык көннәрендә монда дустанә, җиңел мөнәсәбәт булды, Паркка килгән кунаклар һәм артистлар арасында да шундый җылы караш иде.

Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә, ниләр эшләргә ниятләнгән булса, шулар барысы да башкарылды. Кешеләр уңай хис-кичерешләр алды, гаиләләре белән рәхәтләнеп ял иттеләр, эссе җәй уртасында «Красноярск 2019» кышкы Универсиадасын уздыру кампаниясеннән бүләк шугалакта шудылар һәм әлбәттә инде берни белән дә чагыштырмаслык Cirque du Soleil шоудан ләззәт алдылар.

Big_dan_2163

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты