2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кудинова: “РФнең регбичы кызлары Италиягә мөмкинлекләр калдырмады”

Универсиаданың регби-7 буенча финалы Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы өчен бик тә киеренке булды, әмма безнең командага матчның икенче таймында бергә туплана алу һәм Италия кызларына җиңүгә бернинди дә өмет калдырмау мөмкинлеге насыйп булды, дип белдерде россиялеләрнең капитаны Надежда Кудинова.

Регби-7 буенча Россия җыелмасы финал турнирында Италия командасыннан өстен чыкты (30:10).

“Финал бик киеренке булды. Италия - әйбәт көндәш, уен турнирда иң авырлардан булып чыкты. Без италиялеләрнең дус һәм яхшы уйный торган команда икәнен белә идек. Шуңа да уенга аерым бер рух белән чыктык. Дүрт көн рәттән мондый өслекле мәйданда (ясалма) һәм мондый эсселектә регби уйнау шактый авыр, арыганлык та үзен сиздерә. Ә шулай да без бергә туплана алдык һәм икенче таймда италлиялеләргә җиңүгә мөкинлек калдырмадык, - диде “Р-Спорт” хәбәрчесенә Кудинова. – Без көндәшебездән тизлек буенча өстен булдык. Бездә йөгерүчеләр күп. Хәер, бездә бөтенесе дә йөгерә инде ул! Туп кырыйдагы уенчыларга эләккәч тә, алар барысын да хәл итте. Италия кызлары гадәттә “унбишлегә” уйный, ә бу бик үзле уен”, - дип өстәде ул. Кудинова билгеләп үткәнчә, Универсиадада Россия командасының җиңүенә бәйле шикләр турнир башлану белән үк юкка чыкты. “Әйе, без уенга бөтен күңелебезне бирдек. Монда килеп көндәләшребезнең составларын күргәч тә, мөгаен баштарак ниндидер ышанмаучылык хисе булгандыр анысы. Ә менә уен кырына чыккач та, күңелдә җиңәчәгебезгә ышаныч барлыкка килде”, - дип аңлатты Кудинова.

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел